ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Куяннар үрчетүче Биектау районы заводы хезмәткәрләренә бурычын түләгән

9 март 2017, 16:49

Куяннар үрчетүче Биектау районы заводы хезмәткәрләренә бурычын түләгән «Нәселле куян заводы» акционерлык җәмгыятенең 90 хезмәткәренә бурычы ярты миллион сумга җиткән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Биектау районы «Нәселле куян заводы» акционерлык җәмгыяте 90 хезмәткәренә булган хезмәт хакы бурычын каплаган. Оешма эшчеләренә 568 мең сум акча түләгән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Эшчеләргә хезмәт хакы бурычын кайтару Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен эшкә тарту һәм куллану буенча ведомствоара комиссиясе ярдәмендә мөмкин булган. Комиссия предприятиегә бурычларын түләүне йөкләгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10