ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларның чиреге генә эшли

9 март 2017, 13:13

Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларның чиреге генә эшли 2020 елга хезмәт яшендәге инвалидларның яртысы эшли алырлык шартлар тудырмакчылар.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Россиядә ел башына хезмәткә яраклы яшьтә булган 3,7 миллион инвалид барлыгы мәгълүм. Әмма аларның чиреге генә эшли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында җиткерде, дип яза ТАСС.

"1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, илдә хезмәткә яраклы яшьтә 3 миллион 700 мең инвалид бар. Бу барлык инвалидларның 30 проценты. Шулардан чиреге, ягъни 1 миллион чамасы инвалид кына эшли. Күпләр эшләргә теләр иде, һәм шуңа омтылырга да кирәк. 2020 елга хезмәткә яраклы яшьтә булганнарның кимендә яртысы үзенә кулай булган эш табарлык шартлар тудырырга кирәк", – дигән Медведев.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10