ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

8 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

8 март 2017, 21:00

8 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Россия һәм Татарстан Президентлары гүзәл затларга котлау сүзләрен шигъри юлларга салып җиткерде, Татарстанга Германия эшкуарлары килергә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады/Гасырлар уза, әмма мәхәббәт, матурлык идеалы чагылыш тапкан хатын-кыз образы үзгәрешсез кала, диелә котлауда.
 
Путин хатын-кызларны Бальмонт шигырьләре белән котлады/Россия Президенты Владимир Путин телевизион мөрәҗәгатендә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте.
 
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәр аша гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады/Президент котлау сүзләрен шигъри юлларга салып, хатын-кызларны умырзаяларга тиңләде.
 
Рөстәм Миңнеханов Германия эшкуарларын Татарстанда бизнес ачарга чакырды/Без ике якка да файдалы нигездә хезмәттәшлек итүгә әзер һәм сезне республикада көтеп калабыз, диде Президент.
 
Коткару хезмәте язгы бозга керүнең куркыныч булуы хакында кисәтә/Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый, ди коткаручылар.
 
Татарстанда бераз суыта/Төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
 
"Динамо-Казан" волейболчылары Сербия клубыннан өстен чыкты/Европа волейбол конфедерациясе кубогы ярышларының ярымфиналына узу өчен Казан кызларына читтәге уенда да сынатмаска кирәк.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10