ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Германиядә эшлекле чараларда катнаша

8 март 2017, 08:56 , Фото: instagram.com/spinlableipzig

Рөстәм Миңнеханов Германиядә эшлекле чараларда катнаша Татарстан Президенты эшлекле чараларда катнашу өчен Лейпцигка килде.

 

(Казан, 8 март, "Татар-информ"). Бүген Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BMW автоконцерны заводында булды. Татарстан Республикасы Президентын Саксония Юстиция министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Вячеслав Логутов, башка рәсми затлар озата йөрде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Лейпцигта BMW заводы – дөньядагы иң заманча һәм иң экологик автоҗыю предприятиеләренең берсе. 2005 елда эшләтеп җибәрелгән. Көн саен конвейердан 740 машина чыга. Алар –1 нче һәм 2 нче серия BMW автомобильләре, шулай ук BMW i3 и BMW i8 электромобильләре.

Хезмәткәрләренең гомуми саны – 4800 кеше. Завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,2 млрд. еврога якын. 2011 елдан башлап Лейпциг махсуслаштырылган үзәк булып тора, анда BMW Group электромобильләр җитештерү тәҗрибәсен туплый. Татарстан делегациясе кузов һәм җыю цехларында булды. 
 
Рөстәм Миңнеханов BMW автомобилен сынап карады, BMW i8 спорт версиясе автомобилен йөртеп карады.
 
Исегезгә төшерәбез, Германиягә эш сәфәре  кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән дә  очрашты. Бүгенгә берләшмәдә 30 активист бар икән. Бу яшьләр Германиянең төрле шәһәрләреннән (Берлин, Кёльн, Лейпциг, Мюнхен, Франкфурт һәм башкалар), төрле өлкәләр белгечләре.
 
Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләрен, мәмдәниятен һәм телен саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.
 
Татарстан Республикасы Президенты, «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе Германия белән Татарстан арасындагы, Россия белән Евросоюз арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәрләр, дип өмет белдерде. Германиянең «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе рәисе Ильяс Ямбаев үзләре уздырган чаралар, киләчәккә планнары, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекләре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов актив хезмәте өчен Германиянең «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе рәисе Ильяс Ямбаевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты очрашуда катнашкан хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
 
Моннан тыш Татарстан делегациясенең эш сәфәрләре ксысында А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» компаниясе (Волга-Днепр) арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10