ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле районы башлыгы яшь әниләр белән очрашты

8 март 2017, 09:00

Чүпрәле районы башлыгы яшь әниләр белән очрашты Быел әлеге очрашуга 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар, 2 һәм аннан артык балалары булган яшь әниләр җыелды.

(Чүпрәле, 8 март, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Ел саен күркәм традиция буенча 8 Март-Хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәленең гүзәл затлары белән очрашу уздыра. Быел әлеге очрашуга 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар, 2 һәм аннан артык балалары булган яшь әниләр җыелды, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына изге теләкләрен җиткерде.

-Хатын-кызлар –дөньяда иң гүзәл затлар. Нинди генә хезмәт өлкәсен алсак та, алар анда хезмәт куя, үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Шуның өстенә гаиләсен карый, балалар үстерә. Бүген залда утыручылар да хөрмәтле әниләр, җиргә тормыш бүләк итүчеләр. Ир-атлар никадәр көчле зат булмасын, алар һәрвакыт хатын-кызның сабырлыгына аек фикер йөртүенә таяна,- диде район башлыгы чыгышында.

Язның гүзәл бәйрәме белән котлап, Александр Шадриков хатын-кызларга исәнлек, гаилә бәхете, тынычлык, якыннарының, балаларының мәхәббәтен теләде.

Чара кысаларында агымдагы ел "Ел хатын кызы. Ел ир-аты:хатын кыз карашынча" республика бәйгесенең зонаара турында җиңүчеләрне бүләкләнде.

Быел бәйгенең дәрәҗәле исемнәренә "Хатын-кыз-өченче буын героинасы" номинациясендә эшмәкәр Фирдәүсә Яфизова, "Хатын-кыз мәдәният һәм рухият" номинациясендә 1 номерлы Иске Чүпрәле мөгаллимәсе Алина Әхмәтова лаек булдылар. Шулай ук, "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлфия Яфизова диплом белән бүләкләнде. Район җитәкчесе катнашучыларны бәйгедәге уңышлары белән тәбрикләп, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, диелә район хәбәрендә.

Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Аны район мәдәниятчеләре белән берлектә 1 номерлы Иске Чүпрәле укучылары әзерләгән. Әлбәттә, хатын-кызларга бу көнне күп мәртәбәләр матур сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10