ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр - “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләре

8 март 2017, 07:00

Әлмәтлеләр - “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләре Быел әлеге конкурста барлыгы 700 дән артык кеше катнашкан.

(Әлмәт, 8 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенә йомгак ясалды, дип яза район басмасы.

Билгеле булганча, бәйге өч этапта үтте. Башта муниципаль, аннан зона туры, ә инде соңгысында җиңүчеләр финалга җыелды. Быел әлеге конкурста барлыгы 700 дән артык кеше катнашкан. Аларның 19 ы гына республика этабына үткән. “Өченче яшь героинясы” номинациясендә җиңүне ветераныбыз, ветераннар советында тыл хезмәтчәннәре белән эшләүче комиссияне җитәкләүче 90 яшьлек Ираида Коршунова яулады. Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә җиңүче булып танылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10