ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле эшеннән азат ителде

7 март 2017, 09:22

Татарстан Президенты Альберт Мәкъсүтовны эшеннән азат итү турындагы указны имзалады.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Мәкъсүтовны Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйды.

Шул хактагы документ Татарстан Республикасының хокукый документлар рәсми сайтында бастырылган. Татарстан Республикасының I класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе Альберт Мәкъсүтов Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле вазифасын 2011 елның мартыннан башкарды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10