ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакай районында “Актүбә йолдызлар кабыза” фестиваль-конкурсы узды

7 март 2017, 04:00

Быел ул Экология елына багышланды.

(Азнакай, 7 март, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакай районында “Актүбә йолдызлар кабыза” фестиваль-конкурсы менә унбишенче елын яшь талантларны үзенә җыя һәм район халкы күңелендә чын-чынлап мәхәббәт казанды, дип яза районның "Маяк" газетасы. 

Быел ул Экология елына багышланды. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган гала-концертта яңадан-яңа йолдызлар кабынды. Ике йөздән артык яшь биюче, җырчы, сүз остасы сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның иң кечкенәсенә – 3, иң зурысына 18 яшь иде.

Фестиваль балалар иҗатының бар юнәлешләрен дә эченә алган: вокалны да, хореографияне дә, сүз сәнгатен дә, халык иҗатын да. Ул сәләтләрне ачарга гына түгел, үзара дуслашырга да мөмкинлек бирә.

Фестивальне оештыручылар даими эзләнүдә. Быел гала-концерт Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортының “Пять с плюсом” хореографик коллективы башкаруында күңелле “Масленица” композициясе белән башланды. Соңыннан биючеләр залдагыларны тәмле коймаклар белән дә сыйладылар. Әлеге коллектив гран-прига лаек булды.

Сәхнәдә музыкаль номерлар бию, шигырь белән чиратлашып барды. Күп кенә әсәрләр көн темасына – экологиягә багышланды. Яшь талантларга алкышлар белән көч бирергә зал тутырып әти-әниләре, әби-бабайлары, сыйныфташлары, дуслары килгән иде.

Һәр номинациядә җиңүчеләргә һәм аларның җиткәчеләренә дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә “Азнакайнефть” идарәсенең профсоюз комитеты баллы призлар әзерләгән. Бүләкләү тантанасында бистә башлыгы Роза Галиева, “Азнакайнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина катнашты.

Ике сәгатьлек концерт программасы сизелми дә узып китте. Һәр елны яшь артистлар бу фестивальне зарыгып көтеп ала. Киләсе елда безне тагын яңа ачышлар көтә, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10