ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Спорт

"Ак Барс" – "Авангард" матчына билетлар сатуга чыга

6 март 2017, 17:06 , Фото: ak-bars.ru

Билет бәясе 600дән – 1500 сумга кадәр торса, уен көнне тагын да кыйммәтрәк булачак.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген 18:00 сәгатьтә 13 һәм 15 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда узачак "Ак Барс" – "Авангард" матчына билетлар сатуга чыга. Уеннар Континенталь хоккей лигасы чемпионатының Көнчыгыш конференция 1/2 финал раунды кысаларында уза. 

Казан бозындагы очрашулар ике көндә дә 19:00 сәгатьтә башлана. Билет бәяләре 600дән 1500 сумга кадәр җитә. Ә матч узасы көнгә сатылып бетмәгән очракта кассадагы билетлар тагын да кыйммәтрәк – 650-1600 сум булачак.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция ярымфиналында “Авангард” белән очрашачагы берничә көн элек билгеле булды. Шунысын да әйтергә кирәк: көндәшләрнең капитаны – озак еллар “Ак Барс” данын яклап, Милли хоккей лигасы аша Омскига әйләнеп кайткан Евгений Медведев.
 
Бу сезонда “Ак Барс” – “Авангард” очрашуының икесе дә Казан командасы файдасына төгәлләнде (1:0, 2:3 ОТ). Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә уеннар 9,11 мартта Омскида, 13, 15 мартта Казанда уза.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10