ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай паркы Түбән Кама халкы өчен күктән төшкән бәхет - архитектор Фирдәвес Ханов

6 март 2017, 15:01

Тукай паркы Түбән Кама халкы өчен күктән төшкән бәхет - архитектор Фирдәвес Ханов Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы Фирдәвес Ханов Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Шәһәрләрдә гадәттә олы шәхесләргә һәйкәлләр генә куеп «котыла» иделәр. Ә без тулы бер парк багышладык, - дип белдерде Түбән  Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы  Фирдәвес Ханов «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгы хәбәрчесенә.

Түбән Кама шәһәренең «Тукай паркы» проекты  быел Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.  Парк авторының кандидатлар исемлегенә кертелүен сәерсенеп кабул итүчеләр дә булды. 

«Гадәттә һәйкәл тирәсе берничек тә ул шәхеснең рухын чагылдырмый, - ди Ф. Ханов. - Ә монда Тукаебызга тулы бер һәйкәл комплексы багышладык. Түбән Кама бу җәһәттән өлгерлек күрсәтте. Тукай һәйкәле һәм Тукай паркы белән татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи йөзен ачарга омтылдык.Безнең паркка Тукайны белмәгән кеше аяк атлап кергәч, барысына да төшенә. Сыннар, язучылар хакында мәгълүмат, музыка аңарда татар шагыйре турында күзаллау тудыра. Парктан чыгып киткәндә, ул инде Тукайны белеп чыгып китә. Ә шагыйрьне яхшы белгәннәрдә горурлык хисе уянмый калмыйдыр. «Тукай паркы»н   Түбән Кама халкы күктән төшкән бәхет итеп кабул итте. Дусларымның күбесе мондый дәрәҗәле премиягә тәкъдим ителгәнемне белми дә әле».

Архитектор Фирдәвес Ханов турында тулырак итеп Intertat.ru электрон газетасыннан укыгыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10