ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Талант канатларында" бәйгесе җиңүчесе 100 мең сумга ия булачак

5 март 2017, 09:20

Быел Татарстан башкаласы әлеге зур күләмле иҗади форумның финалын кабул итәчәк.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). 23-26 март көнне Казанда “Талант канатларында” дигән халыкара конкурс-фестиваль узачак. Быел Татарстан башкаласы әлеге зур күләмле иҗади форумның финалын кабул итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

“Талантлар планетасы” балалар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештырган бәйге. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән уза. Проект 9 елдан артык гамәлдә һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.

Конкурста коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала. Аларның осталыклары вокал, хор җыры. Инструменталь музыка, хореография, мода театры, оригиналь һәм театр жанры, нәфис сүз номинацияләре буенча бәяләнәчәк. Моннан тыш, 6 яшь категориясе каралган. Бәйгенең жюри составына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирскиның әйдәп баручы югары уку йортлары академиклары, профессорлары, мәдәният өлкәсенең атказанган хезмәткәрләре һәм экспертлар кергән.

Конкурста катнашыраг теләүчеләрдән гаризалар фестиваль башланырга 7 көн алдан тәмамлана. Проектның абсолют җиңүчесе 100 000 сум күләмендә премия алачак.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://www.planetatalantov.ru сайтында алырга була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10