ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Мәктәпләргә самбо” проекты киләсе елдан меңләгән мәктәптә эшләргә мөмкин

4 март 2017, 12:33

“Мәктәпләргә самбо” проекты киләсе елдан меңләгән мәктәптә эшләргә мөмкин 200 югары уку йортын да колачлау максаты куелган.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 2018 елда Самбо Бөтенроссия федерациясе меңләгән белем бирү йортында “Мәктәпләргә самбо” проектын кертергә тели. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Әлеге белдерүне Бөтенроссия “Уралда самбо көннәре” форумында самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев әйткән.

“Киләсе елда самбоның 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан без меңләгән белем йортында “Мәктәпләргә самбо” проектын җәелдерергә телибез. Бу сан күп түгел. Хәзер 81 төбәктә самбо бүлекләре бар. Шуларның һәркайсы 10-15 мәктәпне , ә Мәскәү һәм Санкт-Петербург 50 шәрне алган очракта, мең саны җыела. Зуррак бурычлардан - 200 югары уку йортын да проектыбызда катнаштырырга ниятлибез”, - диде ул.

Елисеев билгеләгәнчә, самбоның базасы уникаль. "Мәктәп директорлары моңа тыныч карасын иде. Самбо балага сайлау хокукы бирә. Самбо дәресләре спорт белән таныштыра. Без уздырган физик культура дәресләре укучыларга ошады, дәрестән соң алар самбо секциясенә бара ала",- дип өстәде Елисеев.

Бөтенроссия самбо секциясе мәгълүматлары буенча, илдә бу спорт төре белән 500 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Шул исәптән 230 мең бала.

Бөтенроссия "Уралда самбо көннәре" форумы Свердлау өлкәсенең Югары Пышма һәм Екатеринбург шәһәрендә узган. Самбо – милли спорт төре. Халыкара олимпия комитеты тарафыннан кабул ителү өчен претендентлар исәбендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10