ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычта яшәүче Евдокия Кузнецова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

4 март 2017, 03:00

Кайбычта яшәүче Евдокия Кузнецова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Колаңгыда яшәүче тыл ветеранына Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

(Кайбыч, 4 март, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Колаңгы станциясендә яшәүче Евдокия Кузнецова да шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип яза "Кайбыч таңнары” газетасы сайты.

Юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аңа иң изге теләкләрен җиткерде. 

–Россия Президенты Владимир Путинның Кремльдән җибәрелгән әлеге котлау хатында сезнең хезмәт батырлыгызга дан җырлана. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләге, эчкерсез теләкләрне үз эченә алган открыткасы да сезгә рәхмәт йөзеннән. Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда армый-талмый эшләгәнсез, барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Алда юбилейларыгыз күп булсын әле, – диде ул.

Евдокия Павловна хезмәт юлын 1943 елда – уналты яшендә Колаңгы тимер юл станциясендә башлый. Кырык елдан артык хезмәт стажы булуга карамастан, аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. – Буа шәһәренә Колаңгы аша тимер юлны Идел буе немецлары төзеде. Алар бик тырыш халык, һәр эшләрен төгәл башкарырга өйрәнгән. Җирле халык белән уртак тел табып, аралашып яшәделәр. Хезмәтләре җиңел түгел иде, күбесе биредә мәрхүм булды, Бәли авылы янындагы зиратта җирләнделәр. Кырык елдан артык тимер юл станциясендә эшләү дәверендә төрле вазифалар башкарырга туры килде миңа. Гомерем заяга үтмәде, үзебездән соң нинди булса да эз калдырдык, – диде әби, яшьлек елларын искә алып.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Евдокия Павловна сугышның авырлыгын үз җилкәсендә татыган авылдашы Дмитрий Андреевич Кузнецов белән гаилә кора. Тату гаиләдә бер-бер артлы ике уллары – Николай һәм Сергей дөньяга килгән. Әмма озак еллар дәвамында парлап канат кагарга язмаган шул аларга: сугышта алган контузия, авыр яралардан Дмитрий Андреевич 1963 елның көзендә вафат була.

– Ялгыз гына яшәсәм дә, мин үземне ялгыз итеп тоймыйм. Социаль хезмәткәр Рәисә Кәлимуллинаның ярдәме зур, Наилә Насыйрова сәламәтлегемне тикшереп тора. Тимер юл станциясе хезмәткәрләре дә онытып бетермиләр, авыл җирлеге, ветераннар Советы, район җитәкчелеге безне игътибардан читтә калдырмый. Менә юбилеем белән котларга да күпме кунак килгән, барыгызга да бик зур рәхмәт. Иң зур теләгем: кешелек дөньясы тынычлыкның кадерен белсен иде, – дип озатып калды безне әби, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10