ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әгерҗе районында яшәүче мәгариф ветераны Сәйдә Нәфыйковага 90 яшь тулды

4 март 2017, 02:00

Әгерҗе районында яшәүче мәгариф ветераны Сәйдә Нәфыйковага 90 яшь тулды Аны район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, коллегалары, якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

(Әгерҗе, 4 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Гомер буе Әгерҗе районы Салагыш авылы балаларына башлангыч белем биргән, гомер көзен Тирсәдә уздыручы мәгариф ветераны Сәйдә Нәфыйковага 90 яшь тулды.

Аны район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, коллегалары, якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр. Ветеранны котларга туган авылыннан якыннары, хезмәттәшләре дә килгән иде. Түбән Камада, Менделеев каласында яшәүче оныклары Айрат, Илдар, Азалия дәү әниләренә багышлап стена газеталары эшләгәннәр. Биш оныкчыгы да бүләкләр ясап, җырлап сөендерделәр әбиләрен. Сәйдә әби бүген дә онык-оныкчыклары өчен чын укытучы әле.

– Аның төпле киңәшләре тормышыбызда гел ярдәм итеп тора, – ди оныгы Айрат.

Юбиляр исә үзен иң бәхетле әби дип сөенә.

– Бик яшьли арабыздан киткән бердәнбер балам Азаттан соң киленем Ләйсирә, оныкларым булмаса, бу яшькә җитә дә алмаган булыр идем. Кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Күршеләрем Нурулла белән Рәсилә дә мине үз әниләре кебек күрәләр. Салагыштагы туганнарымның да хәл белми калган көннәре юк. Туксан яшемә җиткәндә дә үз аякларым белән йөреп, үз акылымда булуыма сөенеп туялмыйм. Әле ярый, сезр бар янәшәмдә, – диде Сәйдә апа.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10