ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлмәткә стартап тур килде

4 март 2017, 01:00

Әлмәткә стартап тур килде Мондый турның биредә беренче тапкыр уздырылуы.

(Әлмәт, 4 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәткә стартап тур килде, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.

Узган ел “Сколково” технопаркы проектында катнашып һәм иң күп тавыш җыеп, Әлмәт 2017 ел дәвамында “Стартап-башкалалар” исемен йөртүгә хокук яулаган иде. Инновацион технологияләр үсешенә йөз тоткан нефтьчеләр башкаласы өчен бу җиңү бик мөһим булды. Стартап тур быел Россиянең һәм СНГның 14 шәһәрендә үтәчәк. Мондый турның биредә беренче тапкыр уздырылуы. Киңкүләмле чара ике көн дәвам итәчәк. Әлмәт дәүләт нефть институтының Риза Фәхретдин урамында урнашкан бинасының актлар залында бүген аяк атлар да урын юк иде. Чөнки үз эшен ачкан яки бу хакта хыялланган бар кешегә дә чарада катнашу мөмкинлеге тудырылган иде.

Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде. Ул Әлмәтнең стартап шәһәр исеменә лаек булуга шат булуны белдерде.

– Әлбәттә, бу безнең өчен аванс. Без әле юл башында торабыз. Әмма инновация ул зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә калаларда да булырга тиеш. Әлмәт студентлар шәһәре дә. Ә студентлык ул яңалыкларны күтәреп ала, яңа идеяләр белән чыга торган чор. Бүгенге чарага әзерләнгәндә бераз дулкынланган идек. Юкка булган. Стартап турда теркәлгән 400 ләп кешенең 200 гә якыны Татарстаннан читтә яшәүчеләр – Башкортостан, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр. Алар сайлап алу турына эләгү өчен үзләренең проектларын презентацияләргә килгәннәр, – диде район башлыгы.

Ул шулай ук Әлмәттә алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды. “Эшмәкәрлеккә мәктәп партасыннан ук өйрәтергә кирәк” – бу фикер районда тормышка ашырыла башланды. 5 меңләп укучы эшмәкәрлек курслары үтте. Тиздән шәһәрдә балалар технопаркы ачылачак. Әлмәттә талантлы балалар күп. Стартап тур вакытында конкурста каралачак 30 проектның дүртесе әлмәтлеләрнеке.

Бу чарага Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та килгән иде. Ул стартап турның республика өчен файдасы булуына ышанычын белдерде, республикада көчле ресурс үзәкләренең үсшетә булуын җиткерде һәм алда торган бурычларны бәян итте.

Рәсми ачылышта “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов, “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен һәм башкалар да чыгыш ясады.

Стартап турның беренче көне белем бирү программасына багышланган иде. Пекка Вильякайнен эшмәкәрлектә уңышка ирешү буенча киңәшләре белән дә уртаклашты. алдагы көннәрдә проектлар тыңланачак, өч юнәлеш буенча бәйге, троллинг-сессия уздырыла. Азактан бүләкләү тантанасы булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10