ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлмәттә «Милләтләр фестивале» узды

3 март 2017, 23:00

Әлмәттә «Милләтләр фестивале» узды Милләтләр фестиваленең төп бизәге - күчеп йөрүче кубок быел 11 нче мәктәпкә бирелде.

(Әлмәт, 3 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Берничә милләт халкы дустанә яшәгән Әлмәт җирлегендә «Милләтләр фестивале» икенче ел рәттән узды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Район мәгариф идарәсе Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә милләтләр бәйрәме оештырды. Быелгы фестивальгә хәтта 25 мәктәп катнашырга теләк белдергән.
Этникара һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен үстерү, укучылар арасында толерантлык булдыруны максат итеп куйган чара узган ел 4 нче мәктәптә 10 команданың ачык төсләргә бай чыгышлары белән истә калган иде.

Һәр мәктәп төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтен яктыртты. Бу аш-су, халыкларның үзенчәлеген ачып сала торган ризыклардан башлап, әле күпләргә таныш булмаган традицияләрне дә үз эченә алды. Көне буена сузылган тамашалы чыгышлардан соң әлеге фестивальгә ныклы әзерлек күрсәткән командалар да билгеле булды. Җиңүче һәм җиңелүчеләрне барлау төп максат түгел билгеле, алай да һәр командага дипломнар тапшырылды. 11 нче, 7 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәпләре алдынгы урыннарга чыгып, шәһәрнең бер көнкүреш техникасы кибете сертификатларына ия булдылар. Милләтләр фестиваленең төп бизәге - күчеп йөрүче кубок быел 11 нче мәктәпкә бирелде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10