ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан аграрийлары 122,3 мең тонна минераль ашламалар туплаган

3 март 2017, 20:31

Татарстан аграрийлары 122,3 мең тонна минераль ашламалар туплаган Ашламаларның күп өлеше республиканың алты районында тупланган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 122,3 мең тонна минераль ашламалар алган, бу гектарга 42,5 килограмм туры килә дигән сүз. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минераль ашламаларның күп өлеше Зәйдә (гектарга 95,4 килограмм), Сарманда (77,9), Тәтештә (73,9), Буада (67,1), Әтнәдә (65,2) һәм Тукай районында (60,8) тупланган.

Чирмешәндә (гектарга 21,9 килограмм), Кама Тамагында (21,7), Әгерҗедә (19,4) һәм Яңа Чишмә районында (18,7) бу өлкәдә эшлисе бар әле, минераль ашламалар биредә бик аз әзерләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10