ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда балалар бакчасына түләү күләме үзгәрде

3 март 2017, 13:12

Башкортстанда балалар бакчасына түләү күләме үзгәрде Һәр шәһәрдә һәм районда түләү күләме төрлечә, айга 1070тән – 2646 сумга кадәр.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Башкортстан хакимияте 2017 елга балалар бакчасына йөргән өчен яңа максималь түләүне раслады. Әлеге карар Башкортстан Республикасының хокукый мәгүлүмат рәсми интернет-порталында урын алган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Һәр шәһәрдә һәм районда түләү күләме төрлечә, айга 1070тән – 2646 сумга кадәр. Елаер районында ул 1070 сум булса, Уфада исә 2646 сумны тәшкил итә.

Аннан сон: Уфа районы – 2248 сум, Стәрлетамак – 2376, Салават – 2205, Иглин районы – 2102, Октябрьск шәһәре – 2100 сум.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10