ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Җәмгыять

Теләчедә табиблар хисап тотты

3 март 2017, 03:00

Теләчедә табиблар хисап тотты Очрашу азагында нәтиҗәле хезмәт куйган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

(Теләче, 3 март, "Татар-информ", "Теләче" газетасы, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы мәдәният йортында 2016 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә план билгеләү максатыннан, медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Галиуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек Саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты дип яза “Теләче” газетасы.

Баш табиб Илсур Галиуллин әйтүенчә, узган ел 172 бала туган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 16 кимрәк. Хисап елында 213 кеше вафат булган, шуның 43е эш яшендәге кешеләр. Алан, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Шәтке, авылы җирлекләрендә үлем күбрәк теркәлгән. Районда кеше үлемен киметү максатыннан республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында билгеле бер чаралар планы төзелгән. Районыбызның медицина хезмәткәрләре дә хезмәткә яраклы кешеләрнең вафат булуына борчылуларын яшерми.

Үлемгә китерүче чирләр арасында йөрәк-кан тамыры әйләнеше системасы, яман шеш авырулары алдынгы урыннарны алып тора. Былтыр туберкулез авыруыннан 2 кеше үлгән.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында Теләче моңарчы алдынгы урыннарны биләсә, хәзер түбәнгәрәк төште. Министр урынбасары Елена Шишмарева: “Мин демографик күрсәткечне яхшыртуыгызны телим. Йөрәк-кан тамыры, онкология, сулыш юллары авыруларын дәвалауда, планлы профилактик эшләр алып бару мөһим. Моның өчен, район хастаханәсендә кадрлар, эшләргә мөмкинчелекләр җитә”,- диде.

Үткән елда 419 йогышлы авыру теркәлгән, шуның 165 е ОРВИ, хайваннар тешләвенә 64 очрак туры килә. Эчкечелек белән исәптә торучылар саны да арта. Аларның саны 59. Район үзәк хастаханәсендә наркология буенча исәптә торучыларның да булуы, уйланырга мәҗбүр итә.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин үзенең чыгышында район хастаханәсенең эшчәнлеген уңай бәяләде. Булган кимчелекләрне тиз арада бергәләп бетерергә кирәклегенә басым ясады.

Очрашу барышында табиблар үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, диспансеризация барышында ачыкланган чирләр турында сөйләделәр. Республика программасы нигезендә 2012 елдан башлап, районда алты модульле фельдшер-акушерлык һәм күпфункцияле үзәккә урнашкан ике фельдшер-акушерлык пункты кулланышка тапшырылган. Быел Иске Җөри, авылында модульле ФАП төзеләчәк, Ачыда күпфункцияле үзәккә фельдшер-акушерлык пункты урнашачак.

Очрашу азагында нәтиҗәле хезмәт куйган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды, диелә район хәбәрендә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10