ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллыда «Күңел» радиосы эшли башлады

3 март 2017, 01:00

Чаллыда «Күңел» радиосы эшли башлады «Күңел»не республикабызның биш төбәгендә яхшы сыйфатта тыңларга була.

(Чаллы, 3 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда «Күңел» радиосы ФМ ешлыгында сөйли башлады, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Үзенең 25 еллыгын узган ел билгеләп үткән радио 67,7 ультра кыска дулкынында сөйләп халыкны сөендерде. «Күңел» ФМ 92,6 ешлыгында да үзенең тапшыруларын алып бара. Аны Чаллы тирәсендәге 7 район биләмәләрендә тыңларга була.

Бу ешлыкны алу өчен “Татмедиа” агетлыгы җитәкчелеге күп көч куйды. Тагы шуны әйтергә кирәк, «Күңел»не республикабызның биш төбәгендә яхшы сыйфатта тыңларга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10