ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Саба районында Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призына ярышлар үткәреләчәк

3 март 2017, 09:00

Саба районында Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призына ярышлар үткәреләчәк Заявканы 6 мартка кадәр яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге сайтына җибәрмәүчеләр ярышка кертелмәячәк.

(Саба, 3 март, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 8 мартта Лесхоз бистәсендә Саба районы Башкарма комитеты һәм “Бердәм ил” фонды булышлыгында атказанган спорт мастеры, Сочи паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рушан Миңнегулов призына “Сәламәтлек чаңгысы юлы” бәйрәме үткәреләчәк, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Ярышлар 11- 51 яшьлек чаңгычылар катнашында 14 категориядә оештырылачак. Ярышларда катнашучылар саны чикләнгән.

Нигезләмәдә язылганча, заявканы 6 мартка кадәр яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге сайтына җибәрмәүчеләр ярышка кертелмәячәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10