ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының төркем этабын җиңү белән төгәлләде

2 март 2017, 07:16

Владимир Алекно шәкертләре плей-оффка беренче урыннан чыкты.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасы төркем этабының 6 нчы турында үз мәйданында Төркиянең "Аркас Спор" командасыннан өстен чыкты – 3:0. Иң нәтиҗәле уенчы булып, 15 очко туплаган Максим Михайлов танылды.

Хәтерләсәгез, "Зенит" бу сезонда Чемпионнар лигасындагы уенын нәкъ менә шул көндәше белән, ләкин чит мәйданда башлаган иде. Ул вакытта да Владимир Алекно шәкертләре ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Гомумән алганда, "Зенит" Чемпионнар лигасы төркем этабында 6 матч уздырды һәм барысында да җиңү яулады. Гомум партияләр исәбе – 18:1!

Шулай итеп, Казан командасы үз төркемендә беренче урын яулады. Плей-офф алдыннан жирәбә 3 мартта уздырыла. "Зенит"ка көндәш булып үз төркемендә икенче яисә өченче урын алган командаларның берсе туры киләчәк.

Чираттагы уенны  "Зенит" 5 мартта ил чемпионаты кысаларында Сургутта "Газпром-Югра"га каршы үткәрә.

 
Волейбол. Чемпионнар лигасы. С төркеме. 6 нчы тур. "Зенит" (Казан, Россия) – "Аркас Спор" (Измир, Төркия) – 3:0 (25:15, 26:24, 25:16).

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10