ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Җәмгыять

Чирмешән районында яшәүче Оркыя Галиевага 90 яшь тулды

2 март 2017, 02:00

Чирмешән районында яшәүче Оркыя Галиевага 90 яшь тулды Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы” дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат.

(Чирмешән, 2 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында яшәүче Оркыя Галиевага 90 яшь тулды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы” дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында туган Оркыя Галиева озак еллар татар теле фәнен укыткан.

Җитәкчелек исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева тәбрикләделәр. Алар Оркыя әбигә Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләү открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзен шулай зурлап килүләренә бик сөенде ветеран, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10