ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады: Сез Татарстанда зур хөрмәткә ия

1 март 2017, 16:16

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады: Сез Татарстанда зур хөрмәткә ия Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлаган.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Сез Татарстанда зур хөрмәткә ия, чөнки республика үсеше, аның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен ныгыту, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен Сезнең ярдәм белән күп нәрсә эшләнгән. Бүген биредә Сезнең тәкъдимегез буенча зур күләмле инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән без бергә ачкан "Иннополис" махсус икътисадый зона.

Шулай ук төбәктә заманча поликлиникалар, мәктәп һәм балалар бакчалары, торак комплекслары, юллар актив рәвешәт төзелә, шәһәрләр һәм авыллар төзекләндерелә. Болар барысын да татарстанлылар уңай каршы ала, Сез биредә сәләтле оештыручы буларак абруй казандыгыз, Сезне ачык, ярдәмчел һәм игътибарлы кеше дип саныйлар. Алга таба да шундый булып калыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим", - дип язылган котлауда.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10