ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Иннополис һәм Сколково хәлиткеч урыннар булачак

1 март 2017, 16:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов: Иннополис һәм Сколково хәлиткеч урыннар булачак Иннополис Россиянең IT-башкаласы гына түгел, инновацион эшләнмәләрнең эре үзәге дә булырга тиеш.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 80ләп компания һәм шәхси эшмәкәрләр Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополиста теркәлгән инде. Россиянең булачак IT-башкаласына күптән түгел «Сбертех», Uber, Оборона министрлыгы, Пенсия фонды һәм башкалар кызыксыну күрсәтте. Һәм бу табигый да. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика телеканаллары җитәкчеләре белән күптән түгел булган очрашуда Иннополисның ничек үсәчәге, ни өчен амбициоз планнар төзергә кирәклеге турында җиткерде.

«Бүгенге көндә әлеге өлкә – оборона мәсьәләләрен чишүдә дә, сәнәгать өчен дә, дәүләт органнары өчен дә бик мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Без ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, Дмитрий Анатольевич Медведев үзе карар кабул итте. Үзебезнең ике зонаны без үзлектән тарта алмаган булыр идек.Без әйбәт мәйданнар тәкъдим иттек, җир, инфраструктура катнашы безнеке, әмма акчаның төп өлешен федераль Хөкүмәт хәл итте. Федераль Хөкүмәт илгә шундый мәйдан кирәген шулай ук аңлый. Без Һиндстаннан, Америкадан алар эшләгәнне сатып алып була дип уйлыйбыз… Үзебездә булдырырга кирәк. Бик күп талантлы россиялеләр бөтен ил буйлап эшли. Ни өчен аларга биредә эшләмәскә? Бөтен шартлар бар. Активлык кирәк – "Сбертех", "Ростех", Uber компанияләрен, башка структураларны чакырырга кирәк. Офислар түгел бит анда, без эшләнмәләр үзәген төзергә телибез. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Викторович Володин килгән саен яңа нәрсә күрәм дип белдерә», – дип сөйли Татарстан Президенты.

Татарстан IT-шәһәре көндәш түгел, барыннан да бигрәк Мәскәү янындагы Сколковога партнер дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Андый мәйданнар безнең илдә бик күп тә, бик аз да булмаска тиеш. Ягъни Сколково Сколково периметры белән генә чикләнергә тиеш түгел. Сколковода без “Татнефть” өчен үзәк төзибез».

«Бүген дөньяда дүртенче технологик революция – цифрлы революция турында фикерләшәләр. Иннополис шулай ук анда үз урынын табачак», – дип ышаныч белдерә республика лидеры.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10