ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда кар катламы төшеп 7 яшьлек малай үлгән

1 март 2017, 11:07

Башкортстанда кар катламы төшеп 7 яшьлек малай үлгән Мәктәптән соң өч малай Алсын-бай тавына чана шуарга барган булган.
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Башкортстанның Баймак районында булган фаҗига турында хәбәр полиция бүлегенә 27 февраль көнне керә. Республиканың Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.
 
Бу көнне Чыңгыз авылында яшәүче 7 яшьлек өч малай, мәктәптә укулар тәмамланган соң, Алсын-бай тавына чана шуарга китә. Тау авылдан 600 метр биеклектә. Балалар 30 метрлы тауга күтәреләләр. Ул уйнау өчен җиһазландырылмаган. Таудан аска таба шуа башлауга, тау түбәсеннән алар өстенә кар катламы ишелеп төшә. Ике малайны кар көрте кырыйга алып бәрә, ә өченчесе кар астында кала.
 
Вакыйга урынына килгән якыннары малайны казып алып, хастахәнәгә алып китә. Медицина ярдәме күрсәтелсә дә, малайны коткарып калып булмый. Ул баш сөяге нык имгәнү аркасында үлә. 
Фаҗигагә китергән сәбәпләр ачыклана. Шул исәптән малайга суд-медицина экспертизасы да ясалачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10