ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Дементьев урамындагы янгында кеше үлүе мәгълүм булды

28 февраль 2017, 22:03 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда Дементьев урамындагы янгында кеше үлүе мәгълүм булды 20 кеше эвакуацияләнгән, тагын 18е йорттан үзе чыга алган.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте Казанда Дементьев урамы 3а номерлы йорттагы фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Янгында кеше үлеме хакында да билгеле булды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерүенчә, янгын 21:25 сәгатькә тулысынча сүндерелгән. Янгын чыккан фатирда үлгән кешенең гәүдәсе табылган.

Исегезгә төшерәбез, янгын турында хәбәр 112 коткару хезмәтенә 20:28 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын йортның җиденче катындагы фатирда чыккан, подъезд көчле төтенгә күмелгән. Янгын чыккан бинада кешеләр калу ихтималы да бар, диелә. Янгын куркынычлыгы буенча 2 номер белән бәяләнгән.
 
Йорттан 20 кешенең эвакуацияләнүе, ә 18енең үзе чыга алуы хакында әйтелә.
 
Янган фатирда спиртлы эчемлектән бушаган шешәләр дә табылган. Фаразлар буенча, үлгән кеше – хатын-кыз.

 
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10