ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче районы Шармыш авылында Май чабу бәйрәме узды

28 февраль 2017, 22:00

Теләче районы Шармыш авылында Май чабу бәйрәме узды Шармышлылар Кыш озату, Язны каршы алу бәйрәмен атна буе бәйрәм итәләр икән.

(Теләче, 28 февраль, "Татар- информ", "Теләче" газетасы, Фәнил Нигъмәтҗанов). Узган атнада Теләче районының Әбде, Шармыш авылларында Май чабу бәйрәмнәре узды, дип яза районның "Теләче" газетасы.

Шармышлылар Кыш озату, Язны каршы алу бәйрәмен атна буе бәйрәм итәләр икән. Алар атлар җигеп, уйнап-көлеп, биеп-җырлап бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Әлбәттә,өстәл күрке кояштай көләч, якты һәм тәмле коймак булган.

Шушы көннәрдә алар бергәләп, уйнап-җырлап бәйрәм итәр өчен авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыйналдылар. Урамдагы тамаша “Белые березы” фольклор ансамбле белән мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты башланып китте. Театраль күренештә исә Кыш тиз генә китәргә, Язга урын бирергә теләмәде. Әлеге тартышта әкият персонажлары Убырлы карчык, Дию пәрие һәм Үлемсез Кащей катнашты. Әмма явыз көчләр күпме генә тырышмасыннар, барыбыр җиңелделәр, туган җиребезгә Яз килде, бар дөнья яктылыкка, изгелеккә күмелде. Шуны белдереп, мәйданнан читтә ясалган кыз-карачкы яндырылды. Әйтүләренчә, ул янганда борчу-сагышлар, уңышсызлыклар аның белән бергә яна, күңелләр яктырып, сафланып кала икән. Кыз-карачкыны яндыргач, бераз моңсу булып китте. Алга таба сагышлы булмасын өчен шармышлылар кыз-карачкы белән истәлеккә фотога төшеп калу җаен да карадылар.

Аннары күмәк биюләр, җырлаулар, ярышлар башланды. Арада вакытка һәм мөмкин кадәр күбрәк коймак ашау ярышы да бар икән. Теләге булганнар коймак ашап рәхәтләнде бу минутларда. Чи утын пүләненә кадак кагу, капчык сугышлы уйнау, гүзәл затларыбызны чанада тартып йөрү кебек уеннарда көч сынашты тамаша кунаклары. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре бирелде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10