ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район бәйгесе узды.

28 февраль 2017, 03:00

Чирмешәндә волейбол буенча район бәйгесе узды. Чемпионатта барлыгы 32 команда көч сынашты.

(Чирмешән, 28 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә волейбол буенча район бәйгесе узды. Ир-егетләр арасындагы яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләре җиңде һәм 15 меңлек акчалата сертификатка  ия булдылар, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Чемпионатта барлыгы 32 команда көч сынашты. Аның финалында, беренче урын өчен, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге уенчылары белән Чирмешәннең 135нче янгын часте белгечләре очрашты. Нәтиҗәдә МЧСлылар икенче урында калды, алар 10 мең сум күләменә акчалата бүләккә ия. Түбән Кәминкә авыл җирлеге егетләрен отып, өченче урынга чыккан бәркәтәлеләргә исә 5 мең сумга сертификат тапшырдылар.

Түбән Кәминкә командасыннан Илшат Гыйрфанов чемпионатның “Иң оста һөҗүмче”се дип танылды. Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге командасы уенчысы Сергей Овсянников – “Иң оста “связующий”. Аларны берәр мең сум күләмендә акчалата бүләкләделәр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10