ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе гөрләде, Май чабуны бәйрәм иттеләр

28 февраль 2017, 01:00

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе гөрләде, Май чабуны бәйрәм иттеләр Бәйрәмгә Май чабу да җанлылык өстәп җибәрде.

(Әлки, 28 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ватанны саклаучылар көне һәм Май чабу бәйрәме уңаеннан Әлки районы Базарлы Матак урамнарында ярминкә узды. Урамнарда сәүдә рәтләре сузылган, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Ни генә юк иде өстәлләрдә: авыллардан килүчеләр сатып алучыларга әле генә суйган терлек ите, каз, тавык, күркә түшкәләре тәкъдим иттеләр. Яңа тотылган балык сатучылар да бар. Җиләк-җимеш, яшелчәне әйткән дә юк, алма, өрек, кара җимеш һәм башкасы бала-чаганы да, әбиләрне дә кызыктырырлык. Сөт, май, каймак, корт, эремчекне сыерлы-сыйлы халык күпләп сатты. Болгар ягыннан килгән бер апа җәй буе үзе җыйган үләннәрнең шифасы турында сөйли, витаминлы, файдалы чәй алырга кыстый... Кыскасы, ярминкә бай, күңелле.

Бәйрәмгә Май чабу да җанлылык өстәп җибәрде: урамда аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән, кыңгыраулар таккан атлы чана күренде. Чанага утырган балаларның шатлыгы чиксез, алар көлешәләр, кулларын селтиләр. Шунда ук гармунчы да утырган, ул күңелле көйләр уйный. Ленин урамын үтеп, атлы чана Үзәк паркка юл тотты. Биредә инде Май чабу бәйрәме кызып килә: район мәдәният хезмәткәрләре күңелле концерт номерлары күрсәтә, төрле уеннар, ярышлар оештыралар. Бер читтә моңаеп кына Карачкы баскан, ул кайберәүләргә хас ялкаулык, шапшаклык кебек тискәре сыйфатлар символы. Барлык тамашалар, биюләр, җыр һәм уеннар тәмамлангач, Карачкыны ут төртеп яндырдылар. 

Шулай итеп, Базарлы Матакта ике бәйрәмне берләштереп, халыкка күңелле һәм файдалы ял оештырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10