ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстандагы кебек телләрне саклау программалары БДБ илләрендә дә юк - Ким Миңнуллин

28 февраль 2017, 09:30 , Фото: Султан Исхаков

Татарстандагы кебек телләрне саклау программалары БДБ илләрендә дә юк - Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры мирасны өйрәнүдә төп киртә дип финансларны түгел, кадрлар җитмәүне атый.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин белән интервьюсында яңа әзерләнгән сүзлекләр, татар терминологиясе турында сөйләде. Аның фикеренчә, тел сакланмаган очракта, татар халкы болындагы чәчәк атамаларын да югалтырга мөмкин.

“Безнең институт милләтнең яшәешен өйрәнә, мирасын саклый”

− Ким Мөгаллимович, сез институтның эшчәнлеге, соңгы арадагы яңалыклары белән таныштырып китә алмассызмы икән? Нинди яңалыклар бар? Нинди хезмәтләр басылды?

 − Мәгълүм булганча, институт үзенең эшчәнлеген 1939 елның 7 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак башлап җибәрә. Идел буе һәм Урал алды төбәгендә яшәүче халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксыну зур тарихка ия. 1829 елда Казан Император университетында ачылган Көнчыгыш разряды 1855 елда Санкт-Петербург университетына күчерелгәнгә кадәр көнчыгыш, аерым алганда төрки халыклары мәдәниятен өйрәнү үзәге булып тора. Алга таба аның эшчәнлеге 1878 елда Казан университеты каршында оештырылган «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыяте тарафыннан дәвам иттерелә. Җәмгыять 1929 елга кадәр актив рәвештә эшләп килә. Аның үзенең басма органы була. Үз вакытында җәмгыять белән Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Х. Фәезханов, Г. Әхмәров, Р. Фәхретдин, Г. Гобәйдуллин, Һ. Атласый кебек атаклы галимнәр хезмәттәшлек иткәннәр.



1920 елның маенда Татар Республикасы төзелү уңаеннан тикшеренү өлкәләре күпкә киңәя, махсус фәнни-тикшеренү җәмгыятьләре һәм үзәкләре барлыкка килә. Алар арасында 1921 елда Мәгариф халык комиссариаты каршында оештырылган Академик үзәк аерым урын алып тора. Үзәкнең беренче рәисе итеп Г. Максудов билгеләнә. Аннан соң бу вазыйфаны Г. Ибраһимов, С. Атнагулов башкара. Аның хезмәткәрләре арасында Г. Гобәйдуллин, М. Корбангалиев, X. Бәдигый, Г. Рәхим, Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, М. Фазлуллин кебек атаклы галимнәр булган.

Әлеге үзәк тирәсендә тупланган галимнәр «Татар халкын өйрәнү фәнни җәмгыяте хәбәрчесе» һәм «Татарстан» журналларын чыгаралар. Үзәктә төбәк тарихын, татар әдәбияты һәм теле тарихын, терминология һәм орфография мәсьәләләрен өйрәнү, халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыю һәм бастырып чыгару, сүзлекләр һәм мәктәпләргә дәреслекләр төзү буенча актив эшчәнлек алып барылган. Алга таба Академик үзәктә эшләгән галимнәрнең күбесе фәнни эшчәнлекләрен безнең институт хезмәткәрләре буларак дәвам итә.

Шулай итеп, институтның рәсми рәвештә фәнни оешма буларак эшли башлавына 80 елга якын вакыт узган. Шәхсән үзем бирегә утыз ел элек − сиксәненче елларда− аспирантура бүлегенә килгән идем. Халык иҗаты бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшләдем. Аннан 10 ел Министрлар Кабинетында телләр сәясәте буенча хезмәт куйдым. Менә кире әйләнеп кайтканга да ун ел булган икән. Институтның шушы чорын гына алып карасак та, никадәр зур проектларны башкаруыбыз һәм яңаларына алынуыбыз күренә. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – ул күп тармаклы, күп профильле. Бу аның исеменнән үк күренеп тора. Бездә тел белеменең берничә юнәлеше; әдәбият, халык иҗаты; сәнгатьнең театр, музыка, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре эзлекле өйрәнелә. Шулай ук Кремль территориясендә урнашкан Язма һәм музыкаль мирас үзәге − “Мирасханә”без бар. Ул республикада гына түгел, гомумән, татар дөньясында язма һәм музыкаль мирасны саклый торган иң бай үзәкләрнең берсе.

“Татарстандагы кебек телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программалары элекке Союздаш республикаларда да юк”

Тел мәсьәләләренә күчкәнче, иң әүвәл республикабызда ана телебезне саклау һәм үстерү буенча уңышлы эшләр алып барылганлыгы турында искәртеп узасым килә. Әлбәттә, бу сүзләремнән соң үк кемдер миңа: “Сез нәрсә сөйлисез? Киресенчә, татар телендә сөйләшүчеләр азая, мәктәптләрдә аны укыту проблемага әверелде. Телебезнең киләчәгенә куркыныч яный”, − дияргә мөмкин. Әйе, проблемаларыбыз җитәрлек, шул ук вакытта кылган гамәлләребез дә шактый. Хәзерге вакытта “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләттелләрен һәм ТатарстанРеспубликасында башка телләрнесаклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Әлеге программаның беренчесе 1994 елда кабул ителгән иде. Аннан соң 2004-2013 елларга исәпләнгән программа гамәлдә булды. Бүгенге программага миллиард сумнан артыграк акча салынган. Ул ТР Премьер-министры урынбасары−мәгариф һәм фән министрыЭнгель Фаттахов җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

Бер генә милләт тә, бер генә республика да шушы кадәр игътибар һәм финанс ярдәме күрсәтеп, телне үстерү, камилләштерү, кулланылыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә бу дәрәҗәдә, шундый зур масштабта эшләми. Аны хәтта хәзерге вакытта мөстәкыйль дәүләтләр булуга ирешкән төрки республикаларга да үрнәк итеп куеп булыр иде. Инде чирек гасыр мөстәкыйль яшәсәләр дә мондый программа аларда да бу рәвешле эшләнмәгән.

Без Россия эчендәге Татарстанда татар теленә кагылышлы мәсьәләләрне уңай хәл итеп бетереп булмый дип әйтәбез. Мәсьәләнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнлеге проблеманың мөстәкыйль дәүләтләрдә дә хәл ителеп бетмәвеннән күренә. Аларга беркем дә комачау итми,үзләре теләгәнчә сәясәт алып баралар, әмма тел проблемасы чишелмичә кала килә. Казахстанны мисалга аласыңмы яисә Кыргызстанны, Украина, Молдованымы – бер үк вазгыять күзәтелә. Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан инде латинга күчте. Аларның үз проблемалары барлыкка килде. Әйе, тел мәсьәләсе, аның фунциональ мөмкинлекләрен, кулланылышын үстерү, дәүләт дәрәҗәсенә җиткерү − иң катлаулы проблемаларның берсе. Ул милләт мәсьәләсенә дә, дәүләтара мөнәсәбәтләргә дә барып тоташа.

Безнең республикада исә әлеге юнәлештә эзлекле сәясәт алып барыла, институттагы зур проектларыбызның күпчелеге алда әйтеп үткән дәүләт программалары нигезендә тормышка ашырыла.

“Тел мәсьәләсе − төп юнәлешләребезнең берсе”

Тел мәсьәләсе институтның төп юнәлешләреннән санала. 3 тел бүлеге эшләп килә. Болар −лексикография, гомуми лингвистика, лексикология һәм диалектология бүлекләре. Сан ягыннан анда галимнәр күп түгел. Һәр бүлектә 6-7шәр штат берәмлеге бар.

Хәзер без зур бер этапка чыга, дистә ел дәвам иткән эшләребезгә нокталы өтер куя торган бер чорда дип исәплим. Бүгенге көндә3 томлык “Академик лексикология”нең, 3 томлык “Академик грамматика”ның (яңартылган басма), 6 томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең, татар тарихында беренче тапкыр эшләнгән 3 томлык “Татар әдәби теле тарихын”ың беренче томнары дөнья күрде. Шушы көннәрдә әлеге хезмәтләрнең икенче томнары да басылып чыгачак. Галимнәребез “Татарстан Республикасы топонимнарының электрон картотекасын һәм географик объект исемнәренең дәүләт каталогын” әзерли. Шушы арада гына зур күләмле диалектологик атлас дөнья күрде. Бу атлас Россиядә, элеккеге союздаш илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең тел үзенчәлекләрен үз эченә алды. Әле 2015 елда гына ике томлык зур “Этимологик сүзлек” дөнья күрде. Аның авторы − 80 яшеннән узган күренекле галимебез Рифкать абый Әхмәтьянов гомере буе тел белеме өлкәсендә эшләгән кеше. Ул дистә еллар дәвамында әзерләнгән хезмәтен ике томлык итү дәрәҗәсенә иреште, институт аны спонсорлар ярдәме белән бастырып чыгарды.

Болар барысы да дистә еллар буе күренекле галимнәребез тарафыннан эшләнеп килгән хезмәтләр. Без хәзер проектларыбызны җәмәгатьчелеккә җиткерү этабына кердек. Әлеге эшләрне башкарганда белгечләр дә формалаша, фәнгә яңа аяк баскан яшьләрне дә бу проектлардакатнаштырабыз.

“Сүзлекләргә карата тәнкыйть сүзләре дә яңгырый”

Сүзлекләр− лексикография иң мөһим юнәлешләренең берсе. Кайчак сүзлекләргә карата тәнкыйть сүзләре дә яңгырый. Бәлкем, ара-тирә тәнкыйтьләүчеләр хаклыдыр да.


Лексикография бүлеге соңгы елларда башка сүзлекләр белән бергә 6 томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н эшләү белән мәшгуль. 70-80 елларда 3 томлык аңлатмалы сүзлек дөнья күргән иде. Сез аннан файдаланасыздыр дип уйлыйм. Аны хәзер табу кыен. Ул 30 меңнән артыграк сүзне үз эченә алган иде. Алты томлыкның беренче томы узган ел дөнья күрде. Ел ахырына икенче томы басылып чыгарга тиеш.Әлеге эш ел саен шулай эзлекле дәвам итеп, егерменче елга кадәр берәр том чыгачак. Ул 80 меңгә якын сүзне туплаячак. Ягъни без элекке сүзлекне 3 тапкырга диярлек күбрәк сүзләр белән баетачакбыз. Тагын бер максатыбыз − бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек яңа русча-татарча 2 томлык сүзлек эшләү. Аңа 2016 елда керештек.

“Сүзлекләр электрон форматка күчереләчәк”

Электрон сүзлекләргә күчү буенча планнарыбыз зурдан. Телләр программасы буенча, егерменче елга кадәр соңгы еллардабасылып чыккан иң зур, иң бай сүзлекләрне электрон вариантка салу турында сүз бара. Алар заманча кулланылышлы, эзләп табу мөмкинлекләре дәюгары дәрәҗәдә булачак.

Беренчедән, менә шушы бәһале сүзлекләрне электрон вариантка кертәбез, параллель рәвештә яңа чыккан сүзлекләрне дә тәкъдим итәбез. Алга таба барлык сүзлекләребез ике форматта чыгачак. Безгә мәгариф һәм фән министрлыгы шундый бурыч куйды. Дәүләт программасы аркылы ярдәм дә ышандырдылар.

“Электрон сүзлек һәрдаим яңартылып торачак”

−Бу электрон сүзлекләр кайчан әзер булачак һәм алар халыкка кайчан килеп ирешәчәк?

− Якын арада без берничә сүзлекне электрон вариантта интернет челтәренә куярга тиешбез. Материаллар, нигездә, әзер. Элегрәк басылып чыккан сүзлекләр турында әйтүем. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән аны урнаштыруның тәртипләрен, аерым механизмнарын көйләү эшләре бара.

- Иң беренче кайсы сүзлекләр электрон вариантта куелачак?

−Иң әүвәл 3 томлык “Аңлатмалы сүзлек”, аннан ел саен яңа 6 томлык “Аңлатмалы сүзлек”неңяңа томнары электрон вариантка салыначак. Аннары ике томлык “Татарча-русча сүзлек”кә, “Диалектологик сүзлек”кә алынабыз.

Ул ничек эшләячәк? Әлеге сүзлекләр күп функцияле лексикографик фондта урын алачак. Бер сүзлектән аерым сүзне эзләсәк, шушы фондта булган барлык сүзлекләр дә шушы сүзне табачак. Мәсәлән, “Аңлатмалы сүзлек”не алабыз икән, сүз берничә аңлатмалы сүзлектән эзләнәчәк.

Әлеге дәүләт программасы безгә Казан университетындагы һәм Татарстанның башка оешмаларындагы белгечләрне бергә туплау, аларны берләштерү мөмкинлеген дә бирә. Бүгенге көндә Казан университеты профессоры, билгеле лексикограф Камил Рәхимович Галиуллин белән бергәләп эшлибез. Зур проектлар күп кенә галимнәрне үзебезгә тарту мөмкинлеген ачты.

“Без болында үскән чәчәкләрнең атамаларын да югалтырга мөмкин”

Сүзлекләрне электрон форматта эшләүне дә максат итеп куйдык. Аларныдаими яңартып торырга мөмкин.

Сүзләрнең кулланылыш даирәсе тарая икән, димәк, сөйләмдә файдаланылган сүзләр дә кими. Телне башлангыч сыйныфта гына да өйрәнеп була. Мисал өчен, башлангычта укыдың, шуннан соң рус теленә күчәсең. Әллә безгә шулай итәргә түгелме икән? Яшьләр барыбер берничә дистә сүз белән генә аралаша. Ул татар телендә дә, рус телендә дә шулай. Шул җитәме соң? Әйтик, жаргон сүзләр бар. Сүзнең бер өлешен әйтәләр дә, шуның белән бер-берсен аңлыйлар. Алай да яшәргә була. Ул бит телне көннән−көн тарайта дигән сүз. Телнең функциональ мөмкинлекләре тарая, аның белән генә яшәп булмый. Телне тулы канлы итеп яшәтү өчен, ул канун барлык өлкәләрдә дә эшләргә тиеш. Дүртенче сыйныфтан соң физика, химия һәм башка фәннәр китә. Димәк, башлангыч класс белән генә калуыбыз, алга таба дөньяга караш тудыра торган фәннәрне татар телендә бирмәү телнең мөмкинлекләрен кисеп ташлый дигән сүз. Шуңа күрә телнең яшәү мөмкинлекләре барлык өлкәләрдә дә булырга тиеш.

−Югары классларда дип әйтүегезме?

Әйе, югары классларда да. Без хәзер болында үскән чәчәкләрнең дә исемнәрен, атамаларын югалтачакбыз. Иртәгә, берсекөнгә аны инглиз телендә генә атап йөртәчәкләр. Димәк, берничә дистә ел эчендә телнең кулланылыш даирәсе тарая дигән сүз.

“Татар теле терминологиясенең аерым тармаклары тиешенчә эшләнмәгән”

Күптән түгел спорт терминнары, спорт лексикасына бәйле бер диссертацияне тикшерәбез. Аспирантка: “Син спорт уеннары турында телевидениедән, газеталардан укып барасың. Журналистлар спорт уеннарын ничек алып бара, нинди комментарийлар, аңлатмалар бирәләр?” − дигән сорау бирдем.

Без Татарстанны: “Россиянең спорт башкаласы” − дип атарга яратабыз. Тапшырулар татарча барамы? Аның лексикасы, терминологиясе һәрвакыт шомарып барырга тиеш. Мөхәммәт ага Мәһдиев сөйли иде: "Авылда русча әйбәт белгән кеше бар бездә. Күчмә кино килә дә, русча барган киноны тәрҗемә итәргә теге абзыйны утыртып куялар, ди. Бу инде солдатта булып кайткан, белә дип уйлыйлар. Бу: “Әнә берәү килде дә, тегесен сугып екты, барып төште, ауды”, − дип әйтә. Шулай итеп тәрҗемә итеп бара теге. Сүзләрен тәрҗемә итмичә, хәрәкәтләрен сөйли. Боларның барысы да телнең мөмкинлегеннән тора.

“Үзеннән−үзе машина да аска таба гына тәгәри”

Туксанынчы елларда зур күтәрелеш башланды. Россиядә, телләр законы барлыкка килде. Мин элек хөкүмәттә эшләгәндә, ул комитетка хисап тотып, калтырана-калтырана министрлар да килә иде. Ни өчен? Чөнки татар телен белми, чыгышны исә татар телендә ясарга кирәк. Республика буенча күчмә утырышлар бара иде. Әлеге комиссиянең эш группалары шәһәр буенча чыгып китә, барысын да тикшерә.

Шундый бер очрак булды. Комитет утырышы әзерләдек. Элемтә министры хисап тотарга тиеш. Ул оешмаларында татар теленең ничек куелуы турында хисап тота. Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинның Премьер-министрвазифасын башкарган вакыты. Иптәш чыкты да: “Татар телен начар беләм, русча сөйләсәм ярыймы?” − дип сорады. Фәрит Хәйруллович: “Ә безгә җиңел дип уйлыйсыңмы? Монда килеп, русча сөйләмәкче буласыңмы?”, − ди. Ул вакытта үзенең дә татар теле яңа шомарып килә. Каушап, ике телне дә куша-куша хисап тотып чыкты министр. Шуннан соң дөньялар шактый гына үзгәрде. Россияда яңа законнар, норматив документларга үзгәрешләр керде. Латин мәсьәләсе килеп чыкты. Мәсьәләгә караш үзгәрде. Әмма телне саклау көн кадагыннан төшеп калырга тиеш түгел. Үзеннән−үзе бернәрсә дә эшләнми. Үзеннән−үзе машина да аска таба гына тәгәри. Милләтебезне, телебезне яшәтәбез дибез икән, димәк, без һәрдаим, бертуктаусыз көн дә шушы юнәлештә эшләргә тиеш.

“Тел барлык өлкәләрдә дә яшәргә тиеш. Бу мәсьәләне чишү өчен эзләнергә кирәк”

−Сез югары классларда, югары уку йортларында телне укытырга кирәк дип саныйсыз булып чыга. Югыйсә, телнең үсеше була алмыймы?

−Була алмый. Төгәл фәннәрдә кулланылыш алуы мөһим.

− Яшәсен өчен нишләргә кирәк?

−Беренчедән, тормышның барлык өлкәләрендә дә кулланылыш алырга тиеш.

Мәктәптә укыту 100 процент татарча булу, бәлки, мәҗбүри дә түгелдер. Ләкин аның эзлекле, аңлы рәвештә бара торган юлы булырга тиеш. БДИдан имтихан бирү өчен татарча укыту төп киртә булып торамы? Ике телне дә бергә биреп буламы? Нигә булмый? Димәк, безнең дәреслекләр дә, методика да һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Әлеге каршылыклар бер безгә генә хас күренеш түгел. Дөньяда 6 мең тирәсе тел бар, дибез. Шуларның 90 проценты безнең хәлдә яши торган телләр. Анда ничек эшләнелә? Шул ук Каталониядә тел мәсьәләсе ни дәрәҗәдә куелган? Анда төгәл фәннәр кайсы телдә укытыла? Канададагы Квебекны алабыз икән, анда инглиз һәм француз телләренең янәшә яшәү рәвешен өйрәнергә кирәк. Алга таба хәрәкәт итү өчен алардагы вазгыятьтән дә хәбәрдар булырга тиешбез.

 

“Яңа сүз – ул агач үсентесе кебек”

−Хәзер шундый иҗтимагый вәкилләр бар. Алар интернетта сайт ачып, мәсәлән, шулай итеп җәмәгатьчелекне яңа сүзләр формалаштырырга, диалекттагы сүзләрне кертергә чакырылар. Сез моңа ничек карыйсыз? Бу шундый иҗтимагый формада булырга тиешме? Әллә инде телгә яңа сүзләрне галимнәр кертергә тиешме?

−Бер караганда, мин аны нормаль хәл дип кабул итәм. Бөтен кеше дә галим булып җитә алмый.

Әйтик, сүзлекләр төзибез. Информатикага карыймы ул, башка тармаккамы, әлбәттә,шомарган, халыкта таралган сүзләр урын алырга тиеш. Алар арасында яшәп китә алмаганнары да була. Күпмедер вакыттан ул кулланылыштан төшеп калырга мөмкин. Галимнәр дә кайчакта сүзлекләрдә булмаган сүзләрне тәкъдим итәләр. Ул бит тормыштагы кебек. Агачларның барысын да бөртөрле утыртасың. Аларның барысының мөмкинлеге тигез кебек. Кайберләре яшәп китә, яфрак яра, чәчәк ата, кайсыларыдыр үсеп китә алмый. Нәрсәдер килешми. Сүз дә шулай. Ул тере организм кебек. Ниндидер сәбәп аркасында телгә ятмый, уңышлы түгел. Шулай ук яңа вариантлары килеп чыгарга мөмкин. Әмма эзләнү кирәк. Ул галимнәрне дә уйландырып җибәрә. Ара-тирә безгә дә сүзлекләр белән дә киләләр. Эксперт рәвешендә дә, консультация рәвешендә дә без аларны тикшерәбез. Мин аны начар гамәл дип әйтмим, ләкин бүген ул сүзлекләрне бастырып чыгару да, тарату мөмкинлеге бар. Бу очракта инде ул күпмедер күләмдә зыян салырга мөмкин. Дәүләтнең үзенең сәясәте булырга тиеш. Фәнни оешмалар – дәүләт оешмалары. Алар әлеге һәвәскәр оешмалардан һәрвакыт алдарак барырга тиеш. Сүзлекләребезне тикшергәндә башкалар үз фикерләрен әйтә алалар. Ишекләребез һәрвакыт ачык. Сүзлекләребезне электрон вариантта эшлибез икән, димәк, мөмкинлекләр тагын да киңәя. Уңышлы вариантлар килеп чыга икән, аларны файдаланырга әзербез.

“Безгә үз сүзләребезне кайтарырга кирәк”

−Сез ничек уйлыйсыз? Диалектларны телне, халыкны бүлгәләү өчен түгел, киресенчә, аны баетыр өчен кулланып булыр идеме икән?

− Ул шулай булган. Мәсәлән, язучыларның әсәрләре аша. Бу процессның тукталганы юк. Бүгенге көндә төрки дәүләтләрнең мөстәкыйльлегенә бәйле рәвештә терминология, телнең функциональ мөмкинлекләре, даирәсе киңәйде. Турыдан−туры дөнья күләменә чыгасың икән, башка чара юк. Мөмкин булганча, үз телеңне дәүләт теле буларак киңәйтергә тиешсең. Халыкара мөнәсәбәтләрдә без файдаланырдай сүзләр шактый күп. Бу юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эшләп җиткермибез. Аларныкы дип кабул итәргә кирәк түгел моны. Барысы үзебездә дә булган, элгәреге буыннар кулланган сүзләр. Бер сүзнең берничә варианты бар. Аның берсе-икесе яшәп киткән, тегеләренең активлыгы югалган. Төрки дөньяда − башка халыкларда бер вариантлары яшәп калган, бездә икенче вариантлары. Безгә шуларны активрак кайтарырга кирәк.

“Җирле халык үзенчәлекле булырга лаек”

−Диалектларны өйрәнү халыкны аеруга китермиме?

− Андый фикерләр дә бар.Әлбәттә, авыл белән авыл арасында да аерымалыкларбар. Әмма алар бит бер-берсен аңламыйча утырмыйлар. Әйтик, 10, 20, 30 км читтәрәк урнашкан ике авыл арасында үзгәрешләр барыбер бар. Ул булырга тиеш тә, булачак та, чөнки яшәү рәвеше икенче, дөньяга карашы электән үк үзенчә формалашкан. Нигә ул булмаска тиеш? Җирле халык үзенчәлекле булырга лаек. Киресенчә, син әйткән бу юнәлешне әдәби телне баетуда файдаланырга тиешбез.

Ел саен экспедицияләргә чыгабыз. Экспедиция материаллары нигезендә дистәләрчә китап бастырып чыгардык. Аларда һәрбер төбәкнең үзенчәлеге чагылыш тапкан.

“Материалны Россиянең барлык төбәкләренә дә экспедицияләр оештырып җыябыз”

Россиянең барлык төбәкләренә дә экспедицияләр оештырыла. Соңгы елларда, бигрәк тә соңгы 10 елны алып карыйбыз икән, экспедицияләр комплекслы уздырыла Республикадагы районнарга да, Россиянең милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләренә дә чыгабыз. Телләр программасы буенча экспедицияләргә чыгу да каралган.

Татарстанда “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы гамәлдә. Шуның нигезендә хөкүмәт безгә ел саен чит төбәкләргә чыгарга мөмкинлек бирә. Әлегә кадәр бу эшне үз мөмкинлекләреннән чыгып кына башкара идек. Әйтик, Мари Эл республикасының Бәрәңге районына, Курган, Пермь яисә башка төбәкләргә үз мөмкинлекләребезне файдаланып бардык. Хәзер барлык чыгымнарны да дәүләт күтәрә. Ягъни, экспедиция оештыру эше яңа бер баскычка күтәрелде.


“Халык авыз иҗаты томлыкларының 12 дән 25 кә артуы сан гына түгел”

Экспедицияләргә бәйле рәвештә халык иҗатын өйрәнү мәсьәләсе дә яңа этапка чыга. 70-80 елларда халык авыз иҗатының 12 томлык зур җыелмасы дөнья күргән булса, хәзер без аның тулыландырылган вариантын − 25 томлык (татар телендә) “Татар халык иҗаты” җыелмасын тәмамлап киләбез. Быел булмаса, киләсе елларга беренче өлешен, беренче7-8 томын нәшриятка тапшырачакбыз.
25 том! Башкортстан белән бездән тыш, Россиядәге бер генә халыкта да ул бу дәрәҗәдә эшләнми. Сиксәненче-туксанынчы елларда җәмгыятьтә үзгәрешләр, кискен борылышлар булуга карамастан, эшне эзлекле рәвештә алып барабыз.

Хикмәт томнарның саны артуда гына түгел. Анда элек кайбер сәбәпләр аркасында төшеп калган яисә элек тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән жанрлар өстәлде. Элек әкиятләрдән башлаган булсак, хәзер җыелманы мифларача. Йола фольклоры аерым том булып бара. Әкиятләр дә 3 томлык иде, хәзер 5-6 томлык итеп эшлибез. Җыелма рус телендә дә 15 томлык булып Татарстан китап нәшриятында басылып килә. 5 томы инде дөнья күрде. Алтынчы белән җиденче томнар 2017 елда басылып чыгачак.

“Элмә такталарны тәрҗемә итү механизмы булдырылырга тиеш”

Элмә такталар − тел сәясәтенең аерым бер юнәлеше. Әлеге юнәлеш турыдан-туры безгә дә бәйле. Барлык оешмалар диярлек безгә килә, тәрҗемә мәсьәләсендә ярдәм итүебезне сорыйлар. Әлегә бу эш рәсмиләшеп бетмәгән.

Институтта Юстиция министрлыгы белән бергә Хөкүмәт карары проекты эшләнелде. Бу ТР Президент Аппараты Җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров рәислегендәге Советта куелган мәсьәлә иде. Менә шул документ кабул ителә икән, бу эш республикадагы министрлыкларга да, район хакимиятләренә дә йөкләнәчәк. Безнең институт исә аларга ярдәм итәчәк, тәрҗемә мәсьәләләрен хәл итәчәк. Республикадагы барлык оешмаларга да тәрҗемәләрне безнең белән килештерү мәҗбүри куелачак. Бүгенге көндә бары тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау программасына караган биналардагы элмә такталар гына безнең белән килештереп эшләнә. Бу юнәлеш тулысынча Мәдәният министрлыгы аша уза. Министрлык исә безнең институт мөһереннән башка әлеге такталарның язуын кабул итми. Бу берничә ел дәвам итә. Ул механизм республика күләмендә көйләнергә тиеш.

“Первая треть XIX века” татарчага ничек тәрҗемә ителә?

Элмә такталарны тәрҗемә иткән вакытта еш кына катлаулы очраклар килеп чыга. Боларны татар телендә ничек итеп бирергә? Эш җиңел генә бармый. Тел белеме өлкәсендәге фән кандидатлары да, фән докторлары да бергәләшеп уйланып утырабыз. Каян тиешле сүзен табарга? Барлык сүзлекләрне дә актарабыз.

Әле менә рус телендә элмә такта килгән. Анда “первая треть XIX века” дип язылган. Моны татар телендә ничек итеп бирергә дип уйлап утырабыз. Телдә кулланылмаса, элекке сүзләр төшеп кала. “Первая треть, вторая треть”не без чирек дип әйтәбез. Чирек ул йөзнең дүрттән бере. Гасырның беренче яртысы, гасырның икенче яртысы. Ничек итеп өчкә бүлергә? Элек аның үз сүзе булгандыр дип уйлыйм. Бәлки, гарәп теленнән алынган сүз кулланылгандыр. Элмә такта текстын язганда, аңлатма биреп булмый. Анда ул термин рәвешендә булырга тиеш. Менә мондый очраклар һәрвакыт чыгып тора.

“Кадрлар булса, безнең республикада эшләп булмый торган эш бармы икән?”

Кадрлар булса, безнең республикада эшләп булмый торган эш бармы икән? Без аңыбыз белән нинди генә проблемага өлгерсәк тә, әлегә кадәр бөтен проектларыбызга да хөкүмәт грант, программалар рәвешендә мөмкинлек бирә. Быел гына да күпме зур чаралар уздырачакбыз. 2016 елда Тукайның 130 еллыгын шаулатып үткәрдек, Тукай энциклопедиясе дә хөкүмәт акчасына басылып чыкты. Фатих Әмирханның конференциясен уздырдык, анысына грант аша акча алдык.Ягъни белгечләребез бар икән, бүгенге көндәфән дөньясында (мин бөтен юнәлешләрне әйтә алмыйм, гуманитар юнәлешне күздә тотам)эшлим дигән кешегә республикада барлык шартлар да тудырылган. Моңа дәүләт органнары да, Фәннәр академиясе җитәкчелегенең дә уңай карашы бар.

 


“Кадрлар җитмәү - мирасны өйрәнүгә төп киртә”


- Сездә Фатих Әмирханның “Хәят” әсәренең икенче өлеше чыкты. Әле күптән түгел генә Каюм Насыйриның “Мифтах Әл-Коръән” хезмәте чыкты. Ни сәбәпле бу әсәрләр югалган? Андый әсәрләр күпме? Ни сәбәпле алар өйрәнелмәгән?

−Аның сәбәпләре бик күп. Безнең архивлар шактый. Музей архивларын да күздә тотып әйтәм. Аларны туплый торабыз, әмма дистә еллар буе өйрәнелмичә яткан өлешләре дә бар. Сәбәпләренең берсе – белгечләр җитмәү. Икенчедән, кешеләрнең шәхси архивында, ата-бабадан калган мирасы төрле вакытта, төрле рәвештә архивларда саклана. Бу эшкә комачаулый.

Ноябрь ахырында без Фатих Әмирханның 130 еллыгын билгеләп үттек. Бу хакта “Менә ел башында туган Фатих Әмирханның юбилеен ел ахырына таба билгеләп уздылар”, − диючеләр булды. Дусларым, милләттәшләр, бер институт бөтен мәсьәләне иңләп бетерә алмый. Барча шәхесләргә игътибарны тиешле дәрәҗәдә бирер идек, ничек өлгерик? Шөкер, милли байлыгыбыз зур. Институтның һәрбер бүлегендә 6-7 кеше эшли. Ел башында Тукаебызның юбилеен уздырырга кирәк иде. Апрель аенда аңа бик зур әзерлек белән килдек. 6 томлыкның соңгы томнарын төгәлләп, бастырып чыгардык. Татар тарихында беренче персональ энциклопедия дөнья күрде. Тукайга бәйле тагын күпме хезмәтләр әзерләдек һәм конференцияне халыкара дәрәҗәдә уздырдык. Тукай милләтне әйдәп бара, Тукай аша татарны таныйлар. Фатих Әмирханга бәйле фәнни чаралар шул сәбәпле елның икенче яртысында уздырылды.

“Фатих Әмирханга игътибар безнең тарафтан да тиешле дәрәҗәдә түгел”

Аның күләгәдә калып килүе һәрчак күңелне тырный иде − хәзер менә күңеледә ниндидер бер рәхәтлек хисе бар. Фатих Әмиханга багышлап “Мирасханә”дә әзерләнә торган “Рухи мирас” дип аталган җыентыкның махсус чыгарылышы эшләнде. Анда Фатих Әмирханның сиксәненче елларда дөнья күргән 4 томлыгында төрле сәбәпләр аркасында урын алмаган язма материалларны бирдек. Алар йә беренче тапкыр дөнья күрде яисә кирил язуында тәүге тапкыр басылды. Аның электрон варианты да куелды. Боларны башкару өчен иске татар язуындагы матбугатны актарырга, барлык нечкәлекләрен аңлап эш итәргә кирәк иде. Анда Фатих Әмирханның дусты, журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтевнең 50 битлек көндәлекләре урын алган. Ул Фатих Әмирханның соңгы 2-3 атна гомерен көндәлек рәвешендә язып барган. Бу материаллар да күптән түгел генә аның оныгы, туганнары аша безгә килеп керде. Шушы яклап безнең “Мирасханә” байый. Әле шунысы кызык, апрель аенда “Тукай фотосурәтләрдә” дөнья күргән булса, “Фатих Әмирхан фотосурәтләрдә” дигән икенче китап(ул безнең серия булып барачак) басылып чыкты. Бездә аның 40тан артык фоторәсеме бар. Фотосурәтләре бик кызыклы, үзенчәлекле. Әлеге хезмәтләр белән танышканнан соң Минтимер Шәрип улы Шәймиев шалтыратып: “Фатих Әмирхан өчен рәхмәт сезгә”, − диде.

“Хәят” повестеның барлык кулъязмалары да әле табылмаган”

“Хәят”нең бер өлеше табылу барыбызны да бик шатландырды.Галимнәр арасында: “Аның дәвамы бар икән”, − дигән сүз йөргәне булды. Бу очракта Милли музей җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Анда сакланып калган 20 кулъязма дәфтәр − “Хәят”нең беренче өлеше һәм икенче өлешенең бер кисәге булып чыкты. Әлеге музей хезмәткәрләре белән текстологияюнәлешендә эшләгән галимнәребез кыска вакыт эчендә әлеге дәфтәрләрне кирилл язуына әйләндереп, тиешле дәрәҗәгә китерделәр. Әлеге материал 2000 еллар тирәсендә музейга тапшырылган материаллар арасында булган. Монда “Хәят” повестының дәвамы беренче тапкыр дөнья күрде. Анысы да ахырына кадәр җитеп бетмәгән җөмләдә тәмамланган килеш калган.

Фатих Әмирхан мәрхүм булганнан соң, аның өендә булган бөтен мирасын теркиләр. Менә шул вакытта “Хәят”нең ничә дәфтәрдә икәнлеге язылган булган. Аларны чагыштырып карасаң, әлеге музейда табылган һәм кирилл язуына бастырып чыгарган “Хәят”нең ахыргы өлеш түгел икәнлеге күренә. Дәвамы каядыр башка җирдә булырга мөмкин. Менә шушы рәвешле, беренчедән, материаллар төрле рәвештә керә, икенчедән, кадрлар җитмәү сәбәпле, булган материаллар үз вакытында өйрәнелеп бетә алмыйлар. Булганнарын электрон форматка күчерергә, таушалмасын, тузмасын өчен бүгенге көндә таләп ителгән рәвештә эшләп, әзерләп куярга кирәк. Бездә андый эшләр бара.

“Мирасханә”бездә шушы эшләр эзлекле рәвештә алып барыла. 2016 елда Тукайның кулъязмаларын реставрацияләү эшен алып бардык.

“Безнең иң зур байлык мирасханәбездә”

Иң зур байлыгыбыз –“Мирасханә”дә тупланган. Анда 8 меңгәякын кулъязма, 3 меңләп басма китап, 500 артык шәҗәрә, 200 дән артык татар дөньясындагы билгеле шәхесләрнең шәхси фондлары, 6 меңнән артык музыкаль язма бар. Мирасханә төзекләндерелгән бинада урнашты. Ул Казан Кремле уртасында, Кол-Шәриф мәчете янында, “Манеж” бинасының бер өлешен алып тора.

Андагы язма мирасны, кулъязмаларны саклый торган аерым бүлмәләр бар. Шул ук дәүләт программасы буенча сканерлар, кулъязмаларны тәртиптә тотар өчен тузан суырткычлар алабыз.

Материаллар тиктомалдан тупланмый. Болар электән үк эшләп килгән үзебезнең энтузиаст галимнәр, җәмәгатьчелек туплаган материал. Бер яклап, кешеләрнең өйләрендә, гаиләләрендә табылган материалларны тапшыру да бара. Алар алып киләләр икән, димәк, безгә ышаналар дигән сүз. Хезмәтләрен тапшыручыларның исемнәрен теркибез. Механизм көйләнгән. Икенчедән, ел саен экспедицияләргә чыгып, үзебез дә алып кайтабыз. Әнә шулай киләчәккә карап, үткәннәрне барлап яшибез, эшлибез. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10