ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Садри Максудины бик аз белә – галимә Әлфинә Сибгатуллина

27 февраль 2017, 12:18

Татарстан Садри Максудины бик аз белә – галимә Әлфинә Сибгатуллина Галимә Садри Максудиның Думадагы чыгышлары ни татарча, ни төрекчә халыкка җиткерелмәде, ди.

(25 февраль, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан әле һаман да Садри Максудины бик аз белә - Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина шундый фикердә.

Татар-төрек галиме Садри Максуди Арсалның вафатына 60 еллыгы уңаеннан Истанбул университетында искә алу чарасында катнашкан галимә үз чыгышында Максудины өйрәнү буенча кайбер кимчелекләрне санап үтте: “Татарстан Садри Максудины әле танып бетерми. Ул сәяси эшчәнлеге белән генә искә алына. Без Садри Максудины Төркия аша өйрәнәбез. Һаман аның Думадагы чыгышлары ни татарча, ни төрекчә халыкка җиткерелмәде. Ул язган “Мәгыйшәт” романы хакында ни бер мәкалә, ни бер фәнни хезмәт язылмады. Татарстанда Садри Максудины искә алу чаралары да еш була дип тә мактана алмыйбыз”, - диде.

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина чыгышын: “Бездә Милли хокук, Төркиләрнең хокук фәлсәфәсе дигән фәннәр өйрәнелми. Алар өйрәнелә башласа, Садри Максуди иң әһәмиятле хокукчы галим буларак искә алыныр иде”, - ди төгәлләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10