ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Казан Аҗдаһалары” Төнге хоккей лигасы чемпионнар Кубогы финалына чыкты

25 февраль 2017, 15:27 , Фото: nhliga.org

“Казан Аҗдаһалары” Төнге хоккей лигасы чемпионнар Кубогы финалына чыкты Ярымфиналда Татарстан башкаласы командасы буллит буенча Чиләбе “Центурион”ын отты.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). “Казан Аҗдаһалары” командасы Төнге хоккей лигасының II чемпионнар Кубогы финалына чыкты. Ул Казанда Спорт сараенда уза.

Ярымфиналда Татарстан башкаласы хоккейчылары Чиләбе “Центурион”ы белән уйнады. Матч вакытында 2:4 исәбе белән артка калып барган мәйдан хуҗалары башта исәпне тигезләде, ә анна соң буллитлар сериясендә җиңү яулады. Финалда Казан комадасы “Нева Легионы” (Санкт-Петербург) – “Авто” (Екатеринбург) парының җиңүчесе белән уйнаячак.

Шулай ук II чемпионнар Кубогы кысаларында Казанда Төнге хоккей лигасы Йолдызлары Матчы узачак. Биредә Татарстан җыелма командасы һәм лига командалары катнашачак. Уен 25 февраль көнне 18.00 сәгатькә билгеләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10