ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Фән һәм мәгариф

Балтачның иң оста өстәмә белем бирү педагогы ачыкланды

25 февраль 2017, 06:00

Балтачның иң оста өстәмә белем бирү педагогы ачыкланды Сосна мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар өчен “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(Балтач, 25 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы Сосна мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар өчен “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы узды, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.  

Конкурста барлыгы биш мөгаллим катнашты. Куныр урта мәктәбеннән Радик Фәйзразманов, Бөрбаштан Ләйсән Әхмәдиева, Балтачтан Руфия Әхмәдуллина, Кече Лызидан Лилия Закирҗанова һәм Субаш мәктәбеннән Энҗе Хөснетдинова арасында кискен ярыш барды. Ярыш вакытында педагоглар дәрес бирүдән тыш, жюри әзерләгән сорауларга җавап бирде, төрле сынаулар аша үтте.

Руфия Әхмадуллинага тиңнәр булмады. Энҗе Хөснетдинова – икенче, Лилия Закирҗанова һәм Ләйсән Әхмәдиева өченче призлы урын яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10