ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Татар-информ”га Татарстандагы куркыныч юл һәлакәтенең фотолары килеп иреште

23 февраль 2017, 15:44 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

“Татар-информ”га Татарстандагы куркыныч юл һәлакәтенең фотолары килеп иреште Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бер көн элек сәгать 19.50дә “112” экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына М7 трассасының 884 кмда юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

“ДАФ” һәм “Фридлайнер” йөк машиналары бәрелешкән. 58 яшьлек “Фридлайнер” йөртүчесе һәлак булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10