ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Саба районында “Көек” кооперативында ат ите эшкәртү цехы ачылды

23 февраль 2017, 09:00

Саба районында “Көек” кооперативында ат ите эшкәртү цехы ачылды Нияз Хурамшин цехта башта биш, алга таба 10 кешегә эш урыны булдырырга ниятли.

(Саба, 23 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Кичә Саба районының Көек авылында ат ите эшкәртү цехы үзенең беренче продукциясен чыгарды. “Моны мини-заводның рәсми ачылган көне дип тә санарга була, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Цехка куелган җиһазлар безгә көнгә 1 тоннага кадәр ат ите эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк,–ди “Көек” авыл хуҗалыгы кооперативы Нияз Хурамшин. Яңа җитештерүгә балалар бакчасы башка урынга күчерелгәннән соң 5 елдан артык буш торган бинага нигез салынды. Әлбәттә, хөкүмәт ярдәменнән башка булмый. Атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Хурамшиннар җиһазлар алу, җитештерүне җайга салу өчен тотылган 18 миллион сумның 11 миллионын авыл хуҗалыгын кооперативын үстерү өчен бирелә торган грант отып каплыйлар. Мини-заводның беренче продукциясе – ысланган колбаса, казылык Саба районына эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевны да кызыксындырды һәм бүленеп беткән базарга чыгуда кооперативларга ярдәм итүнең мөһим мәсьәлә булуын ассызыклады.

Нияз Хурамшин цехта башта биш, алга таба 10 кешегә эш урыны булдырырга ниятли. Киләчәктә бинаның икенче ягына яшелчә, җиләк-җимеш консервлау линиясе урнаштыруны да планлаштыралар.

Нияз Хурамшинның 5 гектардан артык виктория җиләге плантациясе дә бар, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10