ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле тикшерү үткәрелә

22 февраль 2017, 17:20

Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле тикшерү үткәрелә Шәхси йорт яну аркасында хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле беренчел тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Искәртеп үтик, фаҗига 22 февральгә каршы төндә Демьян Бедный урамындагы шәхси йортта чыккан. Янгын аркасында  32 яшьлек хатын, аның өч һәм дүрт яшьлек балалары һәлак булган.

Белгечләр һәлакәт булган урынны тикшерә. Мәетләр экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10