ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин: Диния нәзарәтенең Россия Динара шурасы составына керүе – зур дәрәҗә

22 февраль 2017, 14:52 , Фото: Султан Исхаков

Камил Сәмигуллин: Диния нәзарәтенең Россия Динара шурасы составына керүе – зур дәрәҗә Шурага керү ул безнең мөфтиятнең федераль дәрәҗәдә кирәкле булуын тану, ди мөфти.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең Динара шурасы составына кергән.

Әлеге шура 1998 елның 23 декабрендә оешкан. Аны Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл җитәкли. Әлеге шура президиумы составына Мәскәү Патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Россия яхүдләре җәмгыяте федерациясе, Яхүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Россия традицион будда җәмгыяте керә.

“Әлеге шура составына керү – ул зур дәрәҗә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлеген республика белән генә чикләячәк. Гәрчә без үзәкләштерелгән дини оешма булсак та. Шурага керү ул безнең мөфтиятнең федераль дәрәҗәдә кирәкле булуын тану”, – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә.

Шура әгъзасы булу – мәктәпләрдә теология фәнен өйрәтү буенча фикерләр белән бүлешү, динара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен дә кулай булуын билгеләп үтте Камил хәзрәт.

“Шура эшчәнлеге нәтиҗәләренә килгәндә, ул комарлы уеннарны тыю хакында канун иницитаторы булып тора. Шулай ук, югары аттестация комиссиясе исемлегенә теология фәнен кертү, мәктәпләрдә дини фәннәр укыту буенча тәкъдимнәр белән дә чыкты”, – дип аңлатма бирде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров фикеренчә, динара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча Татарстанда кебек башкарылган эшләр башка бер җирдә дә эшләнелми.

“Бик күпләр безнең канат астына керергә тели. Әмма чуалышлар булмасын өчен без бары Татарстан белән генә шөгыльләнәбез. Шура үз составына бары федераль дәрәҗәдәге оешмаларны гына алуына карамастан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә аңа кабул ителде. Патриарх Кирилл да кичә Татарстан мөселманнары тавышы безнең өчен бик мөһим, диде. Шура эшчәнлегендә катнашу барыбыз өчен дә файдалы булыр дип ышанасы килә”, – диде Рөстәм хәзрәт.

П/к Муфтий РТ

Аның фикеренчә, динара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча көн саен эшләргә кирәк. Шул очракта гына тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10