ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистайда ике сабыйның гомерен өзгән янгын фотолары килеп иреште

22 февраль 2017, 10:40 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чистайда ике сабыйның гомерен өзгән янгын фотолары килеп иреште Шәхси йортта чыккан янгында ана һәм аның ике баласы һәлак булган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чистайның Демьян Бедный урамында чыккан янгын урыныннан фотолар килеп иреште. Шәхси йортта чыккан уттан ана һәм аның ике баласы вафат булган.

Янгын чыгу турында мәгълүмат коткаручыларга кичә 19.48 килеп ирешкән. Чистайның 67 номерлы янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп җиткәндә, бер катлы агач йортны тулысы белән ут чолгап алган һәм аның түбәсе ишелеп төшкән була. 20.33 тә янгын тулысынча сүндерелгән. Биш минуттан, ишелгән конструкцияләрне аралаган вакытта, янгын сүндерүчеләр 32 яшьлек хатын-кызның һәм 3 яшьтән 4 яшькә кадәр ике баланың гәүдәләрен тапкан.

Гаилә башлыгы бу вакытта эштә булган. Гаилә имин булмаганнар исәбендә тормаган

Фоторәсемнәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән алынды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10