ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Спорт

Универсиада-2019 объектларын төзү өчен Хөкүмәт 7,7 млрд сум акча бүлеп биргән

22 февраль 2017, 10:03

Универсиада-2019 объектларын төзү өчен Хөкүмәт 7,7 млрд сум акча бүлеп биргән Бу акчалар Универсиадага 10 спорт объектын төзү һәм реконструкцияләү өчен тотылачак.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 елда Красноярскта үтәчәк XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада объектларын төзү өчен 7,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарага кул куйган. Бу документ Хөкүмәт сайтында бастырылган, дип яза "РИА-Новости”.

Документның белешмә өлешендә 7768,9 миллион акча бүлеп бирелү турында белдерелгән. Шул исәптән 2017 елда - 5535,9 миллион сум, 2018 елда - 2233 миллион сум Универсиаданың 10 спорт объектын төзү һәм реконструкцияләү өчен тотылачак, дип хәбәр ителә.

2019 елда Универсиада Красноярскта булачак. Мондый дәрәҗәдәге кышкы ярышлар Россиядә беренче тапкыр үтә. Җәйге Универсиада исә 1973 елда - Мәскәүдә, 2013 елда Казанда узган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10