ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида 200нче пар никахларын теркәде
Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган
Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша
Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Җәмгыять

Чирмешән районының Лашман авылында самолет ясаганнар

22 февраль 2017, 07:00

Чирмешән районының Лашман авылында самолет ясаганнар Республика бәйгесенең район этабында “Авиамоделизм” түгәрәге җитәкчесе Фәиз Билалов – җиңүче.

(Чирмешән, 22 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).Чирмешән районының Лашман авылы мәктәбендә “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә – конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне самолет модельләре ясадылар, халык уеннарында күңел ачтылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр.

“Балаларга йөрәгемне бирәм” өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында “Авиамоделизм” түгәрәге җитәкчесе Фәиз Билалов – җиңүче. Ул әлеге конкурсның март аенда Аксубайда узачак зона этабында катнашачак.

Жюри “Халык традицияләре театры” түгәрәге җитәкчесе Рәзилә Шәрифуллинаны (Чирмешән лицее) икенче урынга лаек дип тапты. Валентина Макарова (Ивашкино мәктәбе) һәм Ольга Макарова (Иске Элмәле) өченче урынны бүлештеләр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10