ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Эчке эшләр министрлыгы Африка студентын үтерү эше буенча шаһитләрне хезмәттәшлеккә чакыра

21 февраль 2017, 17:31

Эчке эшләр министрлыгы Африка студентын үтерү эше буенча шаһитләрне хезмәттәшлеккә чакыра 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче йорт янында КФУның 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылган иде.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче йорт янында Казан (Идел буе) федераль университетының 24 яшьлек студентының күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте булган гәүдәсе табылган иде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җинаять турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне хезмәттәшлек күрсәтергә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу факт буенча җинаять эшен (Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 1 өлеше 105 маддә буенча) кузгату карары кабул ителде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җинаять турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне 291-30-45, 89172274549, 89046621386 (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) телефон номерлары буенча яисә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефоны” буенча 291-20-02 (аноним рәвештә) хезмәттәшлек күрсәтергә чакыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10