ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр – 2017» Бөтенроссия конференциясе узачак

21 февраль 2017, 14:49

Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр – 2017» Бөтенроссия конференциясе узачак Ул Татарстан офтальмологиясе тарихының дүрт мөһим вакыйгасына багышлана.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда һәр елны уза торган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең быелгысы – «Офтальмологиядә яңа технологияләр – 2017» дип аталганы, 13-15 апрель көннәрендә үтәчәк.

Ул Татарстан офтальмологиясе тарихының дүрт мөһим вакыйгасына багышлана: Казан офтальмология хастаханәсенең 95 еллыгы; Казан дәүләт медицина учреждениесе офтальмология кафедрасының 150 еллыгы; Казан офтальмологлары җәмгыятенең 110 еллыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты офтальмология кафедрасының 95 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Конференциядә 1500ләп белгеч катнашачак. Белгечләр киң таралган һәм сирәк очрый торган күз авырулары, яңа диагностика һәм дәвалау методлары турында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак.
Аеруча офтальмопатологиядә консерватив, лазерлы һәм хирургиядә дәвалауның авторлык алымнарына игътибар биреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10