ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай ялгызлары пар эзли

21 февраль 2017, 02:00

Азнакай ялгызлары пар эзли Сорауларга тапкыр җавап биргән Фәйрүзә белән Рәискә иң зур бүләк – шәһәребезнең бер кафесында романтикалы кич үткәрүгә сертификат тапшырылды.

(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган җомгада “Пар канатлар” клубы ялгызларны янә очраштырды. Бу юлы кичәне ЗАГС бүлеге һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәгендә үткәрде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Кызыклы бәйгеләр, күңелле уеннар, биюләр белән барган очрашуда төрле яшьтәге азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачты. Үзләренә булган игътибарга инде ияләшеп килгән ялгызлар кичәне алып барган Гүзәл белән Илнурның маңгайга бәреп биргән сораулары алдында да югалып калмады. Әйе, өйдә бикләнеп утырсаң булмый шул, үзеңә тиң пар табу өчен менә шулай “дөньяга чыгарга”, кеше арасында йөрергә кирәк.

Сорауларга тапкыр җавап биргән, уеннарда да сынатмаган Фәйрүзә белән Рәискә иң зур бүләк – шәһәребезнең бер кафесында романтикалы кич үткәрүгә сертификат тапшырылды. Ә инде тамашачылар бер-беренә лаеклы дип тапкан тагын бер парга чаңгы базасында кышны хозур кылу бәхете эләкте, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10