ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Саба районы Олы һәм Кече Кибәчедә хезмәт сөючән халык яши

21 февраль 2017, 00:01

Фатыйховлар узган ел республикада “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” исемен яулады.

(Саба, 21 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Саба районының Кибәче авыл җирлегенә кергән Олы һәм Кече Кибәчедә яшәүче халыкның хезмәт сөючәнлеге әби-бабайларыннан ук килә, дип яза район газетасы.

–Безнең җирлектә 14 крестьян-фермер хуҗалыгы, 10 шәхси предприятие бар, шуның 6сы сәүдә белән шөгыльләнә. Җирлегебездә умартачылар, мал асраучылар, җир белән эшләүчеләр күп. Шулай ук такта яру цехы, “КамАЗ” белән йөкләр ташучы, түшәмнәр ремонтлаучыбыз да бар. Үз эше белән мәшгуль кешеләрнең күп булуы куанычлы.

Алардан җирлеккә салым керә, авылда барган зур чаралар вакытында ярдәмнәре зур, Сабантуйлар үткәргәндә дә читтә калмыйлар, – ди авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. – Авыл халкы тырыш, матур яшәргә тырыша.

Кече Кибәчедә яшәүче Фатыйховлар да элек-электән күпләп сыер асрый.

–Хәзерге вакытта 6 сыер савабыз, барлыгы 17 баш мөгезле эре терлегебез бар. Үзебезнең бозауларны үстереп сыер итәбез. Тана килеш тә саткалыйбыз, үгезе дә үзебезнеке. Маллар җәй буе арканда йөри. 15 гектар пай җиребез бар. Арпа, бодай үстерәбез. Бөртеклеләрнең гектарыннан 24әр центнер уңыш алдык. 6 гектар мәйданда люцерна үләне чәчелә, шуннан 5әр центнерлы 200 төргәк печән җыйдык узган ел. Болынлыктан да әзерлибез, үзебездән арткан печәнне сатабыз. Җир эшкәртү өчен барлык техникабыз да бар, – ди Илфат.

Илфат мәктәп тәмамлагач ветеринария белгечлегенә укый, хуҗалыкта 8-10 ел чамасы зоотехник булып эшли. Шул елларда алган белеме, тәҗрибәсе дә мал-туарның телен аңлар өчен ярдәм итә. Һәм кечкенәдән күңелгә сеңгән мал җанлылык, хезмәтне ярату мул да, бәрәкәтле дә итә тормышларын. Илфатның әтисе Вәгыйз абый яшьлегендә сыерлардан тыш, атлар да асраган. Ул еллардагы иске абзарларны яңартып, сыерларның баш саннарын арттырып, җир эшкәртү техникаларын да булдырганнар. Ике трактор, чәчкеч, печән чапкыч, пресслау җайланмасын үз акчаларына сатып алганнар.

–Узган ел 240 мең сумга печән төргәкләү агрегаты алган идек. Печән җыйгычыбыз бар иде, анысы искерде. Быел грант акчасына печән җыйгыч сатып алдык. Саву аппаратын дәүләт ярдәме белән алган идек. Безнең хезмәтләрне күреп, бәяләп, грант программасында катнашу мөмкинлеге биргән авыл җирлеге һәм район җитәкчеләренә рәхмәтлебез, – ди Фатыйховлар.

Хәзерге вакытта көн саен 100 литр сөт савып алалар. Авылда сыер асрамаучылар да сөт сорап аларга килә.

–Бозауларга көненә 30 литр сөт эчертәбез. Бер сыерга уртача 18-20 килограмм сөт савып алабыз, – ди Илфатның тормыш иптәше Гөлүсә.

Бу йортта һәр нәрсә тәртиптә, һәр эш планлаштырылган, хисапланган.

–Сыерларга он биргәнебез юк, терлек организмында аның 60 проценты эшкәртелеп бетми, әрәмгә китә. Шуңа күрә онны пешереп ашатабыз. Махсус казаныбыз бар, бер пешергәндә 60 килограмм он пешерәбез. Малларны иртә, кич ашатабыз. Чөгендер, кабакны да яратып ашыйлар, сөтне арттыра, ел да үстерәбез, – ди Илфат.

Эре малның гына түгел, бөҗәкләрнең дә телен аңлый бу гаилә. Умарталыклары авылдан читтә, урман эчендә. Һич тик торырга яратмый егет: арканны да үзе ишә. Авыл халкы, күрше Теләче районының Әбде, Туктамыш авылы халкы да мал-туар авырып киткәндә Илфатка мөрәҗәгать итә.

Илфатның тормыш иптәше Гөлүсә авылның китапханәчесе. Ул көнне дә авылның мәдәният йорты мөдире Фрүзилә Шакирова белән бергәләп, иң күп китап укучыларга бүләкләр өләштеләр.

–Барысы 11 кеше, олылар арасында терлекчелектә эшләүче Илдар Шәйдуллин ел буена 65 китап укыган. Татар, рус, чит ил әдәбиятен дә укый Илдар абый, – ди китапханәче.

Фатыйховлар узган ел республикада “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” исемен яулады, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10