ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Искәндәр Гыйләҗев КФУда "Идел-Урал" легионы һәм коллаборационизм турында лекция укыды

20 февраль 2017, 16:23

Искәндәр Гыйләҗев КФУда “Татарлар арасында коллаборационизм булган, моңа аек акыл белән карарга кирәк”, - ди галим.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында 1942-1943 елларда “Идел-Урал” легионы составында 7 батальонда якынча 7 мең татар әсире булган. Ә легионның төрле структураларын кушсаң, барлыгы 25-30 мең тирәсе татар булырга мөмкин. Бу мәгълүматларны Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыган лекциясендә тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев белдерде. Лектор татар студентларына “Идел-Урал” легионы һәм икенче бөтендөнья сугышы елларында Вермахтның көнчыгыш легионнары” темасына чыгыш ясап, коллаборационизм яки икенче бөтендөнья сугышы елларында нацистик Германия белән төрле формаларда хезмәттәшлек итү һәм анда татарларның ничек катнашуы турында сөйләде.

Искәндәр Гыйләҗев сугыш дәвамында Германия кулына барлыгы 5 млн 800 меңнән артык совет солдаты әсирлеккә эләгүен билгеләп үтеп: “Коточкыч сан бит. Бу әле гаскәриләр генә”, - диде.

Лектор “Идел-Урал” легионы составында 7 батальон оештырылуын, анда якынча 7 мең татар әсире булганын, аның фаразлары буенча, легионның төрле структураларын кушсаң, барлыгы 25-30 мең тирәсе татар булганын әйтте. Батальоннарның җитәкчесе итеп, 1895 елгы немец майоры билгеләп куелган. Һәр батальон 4-5 ротага бүленгән. Искәндәр Гыйләҗев батальоннарга Уфа һәм Казан татарлары, татарча сөйләшүче башкортлар, татарча сөйләшүче чуаш, мари, удмурт һәм мордвалар кергәнен әйтте. 2 рота җитәкчесе татар, 2 ротаныкы алман булган. Һәр батальонда татарлардан тыш, кимендә 40-50 алман кешесе булган. “825 нче батальон иң атаклысы булган, ул беренчесе булып төзелгән. Аларны Белорусиягә партизаннарга каршы сугышларда катнаштыру өчен җибәрәләр, ләкин бу батальон алманнарга каршы баш күтәрә, чөнки сугышка керер алдыннан, яшерен төркем барлыкка килеп, алманнарга каршы пропаганда алып бара. Бәлки, Муса Җәлил, бәлки, Гайнан Кормаш оештырган төркем булгандыр, моны фаразлап кына була. Белорусиядә махсус хәрби операция планлаштырыла, әмма 1943 елның 23 нче февралендә баш күтәрәләр, һәм 900 легионерның 600 е партизаннар ягына күчә. Аларның язмышы шактый катлаулы, күбесе һәлак була, кире кайтканнарын фильтрация көткән, күбесе аннары совет лагерьларына озатылган. Иленә кайтучылар менә шундый язмышка дучар була”, - дип белдерде тарихчы.

Искәндәр Гыйләҗев бу вакыйгадан соң башка батальоннардагы татарларны актив сугыш нокталарына якын китермәгәннәрен белдерде. Алар күбрәк саклау, төзелеш функцияләрен үтәгәннәр. “Яшерен группаның эшчәнлеге үз нәтиҗәсен биргән, димәк. Татар батальоннары алман армиясе составында булса да, Кызыл Армиягә каршы сугышмаган. Шулай да, кайбер көнчыгыш батальоннары, шул исәптән, кайбер төркестан, әзербайҗан батальоннары Ленинградка каршы һәм башка сугышларда катнашкан, - дип сөйләде ул.

Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, алманнар белән хезмәттәшлек иткән башка милләтләр белән чагыштырганда, татарлар саны кимрәк. “Мәсәлән, төркестан халыкларын, казахлар, үзбәкләр, төрекмән, кыргызларны алсаң, аларның саны 100 меңгә якын. Грузин, әрмәннәр 60-80 мең тирәсе, башка руслар 400-500 меңгә якын дип фаразлана”, - ди ул.

Үзенең шушы тема белән шөгыльләнүен аңлатып, ул: “Коллаборационизм шактый катлаулы тема.Тарихта нәрсә бар, шуны белергә кирәк. Тарихка беркатлы гына карау ярамый, аның төрле якларын – яхшысын да, начарын да өйрәнергә кирәк. Мин һәрвакыт шул позиция яклы: әгәр дә без күңелебезгә хуш килгән темаларны гына эзли башласак, бу коточкыч хата булачак. Без хәзер, кызганычка каршы, бары тик каһарманнарны, мактанырлык вакыйгаларны гына эзлибез. Тарихта матуры, ямьсезе, каһарманы, хыянәтчесе дә бар. Аек акыл белән, артык хискә бирелмичә карарга кирәк. Ә коллаборационизм күренеше булган: сугыш вакытында Германия белән миллионга якын совет гражданы хезмәттәшлек иткән. 140 миллионнан 1 миллион кеше...” – диде.

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, тарихта ак яки кара төсләр генә булырга тиеш түгел, башка төсләрне дә күрергә кирәк. “Без шуңа күнеккән: кеше я каһарман, я сатлыкҗан гына була ала, бу дөрес түгел. Бу бит дистә меңләгән кешеләрнең язмышы. Германия белән төрле формада хезмәттәшлек итү, минемчә, кызык, гаҗәеп, фаҗигале бер күренеш. Бүген монысы яхшы, тегесе начар, бу дөрес эшләмәгән, дип бәя биреп утыру җайлы ул. Ә сугыш гаҗәеп зур фаҗига бит, ул кешенең бөтен психологиясен үзгәртә, шуңа күрә төрле төсләрне карарга кирәк. Сугышта төрле нәрсә булган, чөнки кешеләр дә төрле. Бу хәл булган, безгә фаҗигале язмышлы кешеләргә игътибар итәргә, аңларга тырышырга кирәк. Татарлар тормышында бу хәл булган икән, аны белергә һәм мөмкин кадәр аек акыл белән карарга кирәк”, - дип Искәндәр Гыйләҗев студентларга тарихны реаль тормыш итеп күз алдына китереп карарга киңәш итте.

 Бу хакта тулырак "Интертат"та укырга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10