ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

2017 елда Россия мәктәпләрендә тарих фәненнән яңа дәреслекләр кертеләчәк

20 февраль 2017, 16:49

2017 елда Россия мәктәпләрендә тарих фәненнән яңа дәреслекләр кертеләчәк Дәреслекләр мәктәпләрдә 2017-2018 уку елында ук булдырылачак, дип белдергән Россия мәгариф әм фән министры Ольга Васильева.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләренә тарих фәненнән яңа дәреслекләрне 2017 елда кертәчәк. Бу хакта “Укучылар күзе белән ХХI гасырда Россия тарихы” бөтенроссия конференциясендә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдергән, дип яза РИА “Новости”.

“2017-2018 уку елының 1 сентябреннән төбәкләрнең күбесендә укучылар яңа дәреслекләрдән шөгыльләнә башласын өчен, без булдыра алганча, барысын да эшләрбез. Бу безнең өчен бик әһәмиятле”, - дип белдергән Васильева.

2013 елда президент Владимир Путин Россия тарихыннан мәктәпләрдә русча яхшы телдә һәм эчке каршылыклардан азат ителгән бердәм дәрслекләр булдыру бурычын куйган иде. Шул уңайдан, ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексның концепциясе эшләнгән һәм аның буенча фикер алышу үткәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10