ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнәдә шахмат буенча район чемпионаты узды

20 февраль 2017, 23:00

Әтнәдә шахмат буенча район чемпионаты узды Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды.

(Әтнә, 20 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Араларында әлкән яшьтәге шахмат уены осталары да, кечкенә, өметле "йолдызчык"лар да күренде. Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Район чемпионы швейцария системасы буенча узган 6 турдан соң ачыкланды. Елдагыча, Раил Шакировка җиңүче булмады: Раил - кабат район чемпионы! Икенче урынны Күлле Кимедән Ирек Сабиров яулады. Өченче урын иясе кискен бәйгедә ачыкланды: бронзаны Күәмнән Әгъзәм Борһанов яулады.

Ә хатын-кызлар арасындагы урыннарга килсәк, беренче урында - Зәлия Мифтахова, икенче урында - Лилия Сәгъдиева, өченче урында - Азалия Мифтахова.

Командалар арасынды иң күп баллны Зәлия Мифтахова, Фирдинат Бәйрәмов һәм Раил Шакиров составындагы Әтнә командасы яулады. Икенче урынны составында Олы Әтнәдән Азалия Мифтахова да уйнаган тагын бер шахматчылар династиясе: аталы-уллы Сабировлар - Зөлкәрнәен һәм Ирек составындагы Күлле-Киме командасы алды. Өченче урында - Лилия Сәгъдиева, Әгъзәм Борһанов һәм Роберт Бәширов составындагы җыелма команда булды.

Бик күңелле турнир оештырганнар, бәхәссез, бу көнне карарга килүчеләр дә оттырмады, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10