ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Роспотребнадзор Май чабу бәйрәмендә коймак белән агуланмау өчен киңәшләрен җиткерде

20 февраль 2017, 14:55

Роспотребнадзор Май чабу бәйрәмендә коймак белән агуланмау өчен киңәшләрен җиткерде Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Беленнәрне өйдә пешерү өчен ингредиентлар сатып алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте азык-төлекне бары тик сәүдә өчен билгеләнгән сату урыннарында гына алырга киңәш итә. Әлеге киңәшләр идарәнең  рәсми сайтында урнаштырылган.

Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша. Ә массакүләм күңел ачу урыннарында агуланмас өчен кибетләрдә сатучыларның гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә һәм саклау урыннарына игътибар итәргә чакыра.

“Төргәк бөтен булырга тиеш. Коймакларның барысы да бертөрле зурлыкта булуы мәҗбүри, төсләре аксыл сарыдан кызгылт көрәнгә кадәр үзгәрергә мөмкин. Коймак җитештерүче билгеләгән температурада сакланырга тиеш”, - дип хәбәр ителә идарә тармагы хәбәрендә.

Шулай ук әзер коймакны сатып алганда, аны пешергән вакытта файдаланылган азык-төлек исемлеген карап чыгарга киңәш ителә. “Әгәр алар он, сөт һәм тавык йомыркасыннан пешерелсә, бу иң яхшысы. Ләкин коры сөт, йомырка порошогы, үсемлек аксымы файдалану да тыелмаган”, - дип аңлатканнар Роспотребнадзорда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10