ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Плей-оффта капканы Эмиль Гарипов саклаячак – Зиннәтулла Билалетдинов

20 февраль 2017, 14:08 , Фото: Ильнар Тухбатов

Плей-оффта капканы Эмиль Гарипов саклаячак – Зиннәтулла Билалетдинов Соңгы матчлардагы тотрыксыз уеннар Эмильнең психологик хәленә тәэсир итәргә тиеш түгел, ди баш тренер.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раундында "Салават Юлаев"ка каршы матчка әзерләнә. Бүген хоккейчылар ачык күнегү уздырды. Команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов плей-оффта капканы кем саклаячагын да әйтте.

"Төп капкачы кем булачак. дисезме? Бездә барысы да аңлашыла: Эмиль Гарипов уйнаячак. Соңгы уеннар аның психологик хәленә тәэсир итәргә тиеш түгел. Ул шактый ышанычлы уйнады, икеләнмибез", – диде Билалетдинов.

Баш тренер имгәнгән кайбер уенчылар турында да мәгълүмат җиткерде.

"Соңгы уеннарның берсендә Артем Лукоянов имгәнде. Аны плей-оффка тулысынча әзер, дип әйтә алмыйм. Команда белән шөгыльләнә башлады гына әле. Калганын күз күрер. Имгәнүләрдән качып булмый, аларга әзер булырга кирәк. Төрле хәл булырга мөмкин. Без плей-оффка әзер", – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10